Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

147 тәтешле намус белән үзенең хәрби бурычын үтәде

Бүген совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарылган көнгә 28 ел тула.

Ул чакта әлеге вакыйга Советлар Союзы өчен сугыш тәмамлануга тиң булды, ул ун елга якын дәвам итте һәм 15 меңнән күбрәк совет гражданының гомерен өзде.
Бу сугышта тәтешлеләр дә катнашты: 147 кеше намус белән үзенең хәрби бурычын үтәде, ә бишесе чит-ят җирдә барган сугышта һәлак булды.
Бүген илебезнең барлык шәһәрлә­рендә һәм авылларында тантана­лы митинглар уза, Батырлык дәресләре үтә, мәктәпләрдә су­гыш­чы-интерна­ционалчылар белән очрашулар оештырыла.
Хәзерге буынның кемгә тигезләшер һәм кемнәрдән үрнәк алырлыгы бар. Район мәктәпләрендә укучылар, "Оч­рашу урыны - Әфганстан" балалар иҗаты республика бәйгесендә катнашучылар, менә нәрсәләр яза.
Ләйсән Абаева, Олы Тархан авылы: "1984 елның октябрендә минем әтине армиягә алалар. Хезмәтен ул радио-­телефончы вазифасында уза. Табигате буенча әтием тыйнак, ул әлеге сугыш турында сөйләргә яратмый. Әмма шулай да бервакыт хәтирәләре белән уртаклашып, ничек итеп каравыл алышкан вакытта көчле атуга эләгүләрен, ә аның дусты, мина куелган урынга туры килеп, ике аягын өздерүен әйтте.
Әтиемнең исән-сау кайтуына мин сөенәм. Хәрби антына тугры калуы белән горурланам".
Артем Курков, Урюм авылы: "Абыем Анатолий Курков бездән ерак түгел генә яши. Ул җитди, эшчән. Армиядә чакта Әфганстанда совет гаскәрләренең чикләнелгән контингенты составында хезмәт иткән. "Ике тапкыр чак кына үлемнән котылып калдым, - дип сөйләде ул миңа. - Бер тапкыр пуля машина тәрәзәсен ватып керде, башымнан берничә сантиметрда гына үтеп китте, ә икенчесендә минем җилкә артындагы утыргыч артына эләгеп калды".
Хезмәт иткән вакытта аларның ба­таль­онында 28 солдат һәлак була. "Күз каршыңда дусларыңның җан бирүе, ул коточкыч", - ди Әфганның утлы юлларын узган сугышчы, әрнүле тавыш белән".
Анна Матвеева, Иоково авылы: "Әфган сугышы... Игълан ителмәгән, чит, ерак җирдәге куркыныч сугыш. Иоково җире аңа кыю ун егетне һәм бер кызны озаткан.
Андрей Потаповны авыл хуҗалыгы техникумының икенче курсында укыганда армиягә чакыралар. Кандагар тирәсендәге каты сугышта ул батырларча көрәшә. Пулеметындагы барлык магазины бушагач, Андрей снайпер винтовкасыннан ата башлый. Аннары көчле шартлау була, барысы да гранатометтан аттылар дип уйлый, әмма ул мина була.
Зур кайгы әти-әниләрен генә түгел, Андрейны соңгы юлга озаткан барлык авыл халкын тетрәндерә.
Якташ-авылдашларыбызның сугышчан боерыкны үтәп, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, Әфган халкына булышулары белән горурланам".
Роман Шарло, Тәтеш: "Әфган... Гүзәл күренешле таулы Әфган, шундый шомлы куркыныч Әфган. Ерак ил, күрмәгән-белмәгән җир, таныш булмаган гадәтләр һәм йолалар. Илебез өчен тыныч заманда егетләрне корал алырга һәм сугышка керергә нәрсә мәҗбүр иткән? Интернационал бурыч.
Әфганстанда хезмәт иткән абыем Александр Иванович Шарло ул хакта, аның күптәннән булуына сылтап, бик аз сөйли.
Ул сугышның югалтуларсыз булма­вын, ә тугры дуслыкның гомерлеккә калуын әрнеп искә ала. Аның иптәшләре белән очрашкан вакытларын мин күрдем, алар шауламыйлар, күңел ачмыйлар, аклы-каралы фоторәсемнәргә караганда бары тик сүзләр генә ишетелә: "Сугыш, тау­лар, дошманнар..."
Хәзер дә кайдадыр ату тавышлары яңгыравы, кан коелу, кешеләрнең һәлак булулары коточкыч. Кычкырасы килә: "Акылыгызга килегез, җиребездә сугышлар булмасын иде!" Без үткәннәрне хәтерләргә һәм киләчәктә фаҗигагә юл куймас өчен барысын да эшләргә тырышырга тиеш".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X