Безгә һәр укучы кадерле
Районда агымдагы елның икенче ярты еллыгына вакытыннан алда язылу тәмамлана.
Хөрмәтле укучылар!
Редакция коллективында һәр көн "Ничә данә яздырдың?" дигән сораудан башлана. Ул безнең төп тема. Мондый борчылу илнең басма матбугатына, шул исәптән район газеталарына II ярты еллыкка бәяләрнең сизелерлек артуы белән бәйле. Сәбәбе билгеле - "Россия почтасын" субсидиядән мәхрүм иткәннәр һәм бу алар хезмәтенә тарифларны күтәрүдә чагылыш тапты. Нәтиҗәдә - ярты елга 444 сум.
Укучыларыбызны саклап калу өчен без сезне икенче ярты еллыкка беренчесе бәясеннән - 285 сумнан язылырга чакырдык. Кемдер безнең киңәшебезгә колак салды, ә кемдер "куык" дип уйлады, кемдер 20-30 сум гына артыр дип көтте. Без үзебез дә яңа бәяне бу дүшәмбедә генә белдек һәм шунда ук сезгә дә хәбәр иттек.
Редакция коллективы безне ишеткән, аңлаган һәм булышкан укучыларына, шул исәптән РПФ, Олы Тархан, Тәтеш татар урта мәктәпләре, "Әкият", "Миләшкәй", "Сабый" балалар бакчалары, Росреестр идарәсе, Тәтеш ягы тарихы музее, социаль яклау хезмәтләре идарәсе, Автоградбанк һәм башка коллективларга рәхмәтле, аларда һәр хезмәткәр безнең үтенечебез буенча икенче ярты еллыкка язылды.
Әлбәттә, без ышанабыз, 444 сумнан язылучылар да булыр, әмма һәркем түгел.
Хат ташучыны буш сумка белән, ә район халкын "Авангард"тан ("Тәтеш таңнары"ннан) башка күз алдына да китереп булмый, чөнки Тәтеш районы безнең төбәктә - иң күп укучы, ә газетабыз - иң зур тиражлы.
Шәһәрдә бүген, иртәгә һәм дүшәмбедә - 31 мартта 285 сумнан газетага язылып була әле. Авыл почта бүлекләре сезне бүген һәм иртәгә көтә.
Кадерле укучылар!
Бу көннәрдә сез газетабызга отышлы бәядән язылып өлгерерсез, дип ышанабыз. Бездән аерылмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев