Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Граммы да үлемгә китерә

Наркотикларга каршы район комиссиясе утырышы булды.

Хакимият органнарының яшь буын язмышын кайгыртуы нигезле. "2016 ел нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган оператив-эзләү чаралары барышында наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 6 җинаять ачыкланды. Ике очракта 1,53 грамм наркотик матдә (спайс) алынды. Тәтеш үзәк район хастаханәсенә медицина тикшерүе узарга юлланган 38 кешенең 4сендә наркотик матдә кулланылуы билгеле булды", - дип хәбәр итте коммиссиядә Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Абрамов.
Әлеге саннарга аеруча да яшүсмерләрнең әти-әниләре игътибар итүен һәм үзләренең балаларын чагыштырмача җитеш районыбызга кадәр килеп җиткән бу бәладән саклап калу хакында уйлансыннар иде дип телисе килә.
Профилактик әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, видеороликлар һәм бу яман әйберне татып карау теләге аңны томаламасын өчен мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә оештырылган төрле чаралар наркотиклар белән көрәштә файдалы булырга тиеш. Яшьләр акцияләре, профиклактик совет эшләре, "Мөстәкыйль балалар" отрядлары да сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтелгән җәмәгатьчелек фикерләре булдыруга йогынты ясый. Хокук саклау органнарында оператив исәптә һәм үзәк район хастаханәсендә исәптә торучылар белән дә профилактик эшләр уздырыла. Шулай да, утырышта комиссия рәисе урынбасары Альберт Гасимов профилактик хезмәтләргә наркотиклар, алкогольгә каршы пропаганда алып бару эшләрен, контрафакт алкоголь продукцияләрне, наркотик матдәләрне сату очракларын ачыклауны активлаштырырга кирәклеген билгеләп үтте. Әлеге чараларны мәктәпләрдә, һөнәри махсус уку йортларында гына түгел, шулай ук җирлекләрдә дә үткәрү зарур. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан узган елда гына да гомуми мәйданы 89 квадрат метрда кыргый рәвештә үскән киндер ачыклана һәм юк ителә, районда "Мәк" һәм "Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит" операцияләре даими уздырыла.
Яшьләр арасында наркотикларга каршы чаралар нәтиҗәлелеге буенча барлык тәкъдимнәр комиссиянең агымдагы елгы эш планына кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X