Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шундый хезмәт

Узган шимбәдә Россия участок полицейскийлары дигән горур исемне йөртүчеләрне котладылар.

Участковыйлар эшчәнлегенә нәрсәләр керүе хакында без Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы Бүлеге полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы полиция майоры Олег Мурлатовтан белдек:

- Участковыйларның бу­­­рычлары күп. Төп эшләре, әлбәттә, җинаятьләрне ачу һәм административ-хокук бозуларны булдырмау. Авыр җинаятьләр безгә кагылмаса да, үтерү яки урлашу очрак­ларында алар, әлбәттә, тикшерү-оператив төркем составында вакыйга булган урыннарга баралар. Гражданнар белән эшләү вакытның күп өлешен ала: төн урталарында күршеләрендә музыка акырту, көнкүреш бәхәсләре, хулиганлык, урлашулар. Болар аларга кагылган эшләрнең тулы булмаган исемлеге. Участковый кешеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрә, учет алып бара. Ул участогындагы һәр хулиганны һәм ихтимал булган җинаятьчене танып белергә тиеш, аңа теләсә нинди хокук бозулар турындагы эшләр кагыла. Быелның 10 аенда участковыйлар тарафыннан 97 җинаять һәм 1099 административ хокук бозулар ачыкланды. Биш йөздән артык кеше административ җаваплылыкка тартылды.

- Кешеләр ярдәм сорап нинди очракларда участковыйларга мөрәҗәгать итәләр?

- Еш кына көнкүреш, гаилә проблемалары, алкоголизм, ызгыш-талаш, хулиганлык... Полиция участковыйлары "контрольлегендә һәм исәбендә" 500гә якын кеше тора. Алар - гаи­лә җәнҗалчылары, иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтучылар, шулай ук шунда эләгү юлын эзләүчеләр, үсмерләр дә бар.

Өч участковый чакырылган җирдән кайтты: майор Геннадий Сорокин, капитан Александр Мокеев, лейтенант Илшат Ногуманов һәм алар үз хезмәтләре турында рәхәтләнеп сөйләделәр.

Полиция майоры Геннадий Сорокин, участок өлкән уполномоченные


Полициянең өлкән лейтенанты Илшат Ногуманов, участок уполномоченные


- Без авыл халкы белән эшлибез, әмма андагы җи­наятьләр дә шәһәрдәгедән берни белән дә аерылмый: урлашулар, көнкүрештәге җәнҗал - гадәттә исерек­ләр аркасында чыга.

Хокук бозуларны профилактикалауга зур әһәмият бирәбез, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм укытучылар, пенсионерлар белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез, халык белән очрашабыз. Эшнең нәтиҗәсе күп яктан районда яшәүчеләрнең үзләреннән дә тора. Нәкъ менә аларның ихласлылыгы һәм дусларча мөнәсәбәтләре ышанып тапшырылган территориядә тәртип булдырырга ярдәм итә.

- Сезнең хезмәтегезгә гаиләгез ничек карый?


(Шунда ук барсы да елмаеп куйдылар). Иң яшь участковый 28 яшьлек Илшат Рифкать улы яңа гына өйләнгән икән, ә аның хезмәткәрләренең гаилә тормышы инде сынаулар узган һәм алар икешәр бала үстерәләр.

- Безгә төнлә дә, ял көннәрендә дә чыгып китәргә туры килә. Хәтта яңа ел төнендә дә сугышчан сакта булабыз. Хатыннарыбыз күнделәр инде, балалар да әтиләренең тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә килергә тиешлек­ләрен аңлыйлар.


Полиция капитаны Александр Мокеев, участок өлкән уполномоченные

- Участковый булып эшләргә теләүчеләр бармы?

- Безгә юридик югары белемле, физик яктан чыдам һәм психикасы нык булган яшьләр кирәк. Хезмәт барышында куркыныч хәлләр килеп туган очраклар була. Әмма кешеләрнең рәхмәтләре рухландыра һәм көч өсти. Хезмәт хакы яхшы, һәркемнең эш машинасы, бушлай мобильле элемтәсе бар.

- Битараф булмавыгыз һәм, безне бәладә һәм күңелсез хәлләрдә ялгызыбызны калдырмыйча ярдәмгә ашыгуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев