Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәвеф-хәтәр кала бирә

Кош гриппы турындагы сүзләр тынмый.

"Хәвеф-хәтәрдән бары тик йорт кошларын асрау кагыйдәләрен үтәп кенә сакланырга мөмкин, - дип искә төшерә районның баш ветеринария врачы Ирек Садриев. - Кешенең шәхси милкендәге кош җирлек админисрациясе һәм ветеринаря хезмәтендә теркәлгән булырга тиеш.
Кошларны асрауның санитар нормаларын үтәргә, шул исәптән ишегалдыннан читкә чыгарып йөртмәскә кирәк. Азык сатып алганда саклык күрелү зарур. Кошчылык продуктларын бары тик термик эшкәрткәннән соң гына ризык итеп кулланырга мөмкин. Кош гриппы белән авыру яки үлгән кош белән бәйләнешле кешенең дә зарарлануын истән чыгармаска кирәк. Чирнең билгеләре: туңып калтырау, температур күтәрелү (38гә кадәр һәм аннан да югары), мускул, баш һәм тамак авырту. Сулы сыек тәрәт һәм күп такыр косу булырга мөмкин. Халәт тиз начарланып китә. Чирнең нәтиҗәсе - бавыр, бөерләр һәм баш мие зарарлану. Беренче билгеләре күренгәчтен үк ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X