Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Намуслы яшәгез

Районда коррупциягә каршы нинди чаралар алып барылуы хакында без район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча киңәшчесе Александр Янышев белән сөйләшәбез.

- Александр Васильевич, коррупция белән көрәш республика дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Безнең районда бу эш ничек оештырылган?

- 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы программа гамәлдә, шул исемдәге комиссия һәм район башлыгы җитәкчелегендә коррупциягә каршы совет оештырылды, ул профилактик чаралар үткәрә.

Узган ел комиссиянең 5 утырышы уздырылды һәм аларда 14 мәсьәлә тикшерелде.

- Комиссиянең игътибар үзәгендә нинди мәсьәләләр тора?

- Районда коррупциягә каршы законны үтәүгә контрольлекне тормышка ашыра барып, муниципаль милектән файдалануның нәтиҗәлелегенә, контрактлар буенча тәкъдим ителгән товарларның сыйфатына һәм бәяләр сәясәтенә тикшерүләр үткәрәбез. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан муниципаль милектән нәтиҗәле файдалануга һәм күрсәтмәләргә контрольлек ителә.

Татарстан Республикасының коррупциягә каршы программаны тормышка ашыру кысаларында районда ришвәтчелек турында халык фикерен өйрәнү үткәрелде, анкета тутыруда 70 кеше катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыр­ту уңаеннан конкрет чаралар күрелә.

- Ел дәвамында ришвәтчелек фактлары ачылдымы?

- Шуларны булдырмауның бөтен чараларын күрергә тырышабыз. Бүгенге көнгә 70 регламент эшләнде, алар районның рәсми порталына һәм хезмәтләр күрсәтү урыннарында мәгълүматлар стендына урнаштырылды.

Контроль-хисап палатасы тарафыннан 12 тикшерү үткәрелде. Бу эштә җирле үзидарә органнары һәм муниципаль учреждениеләр дә читтә калмадылар. Бюджет средстволарын максатсыз һәм нәтиҗәсез файдалану очраклары ачыкланды. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә җиде күрсәтмә чыгарылды, тикшерү буенча ун материал хокук саклау органнарына юлланды. Финанска кагылышлы кимчелекләр бетерелә. Үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен дүрт җаваплы зат дисциплинар җавапка тартылды.

Бер авыл җирлегендә район прокуратурасы белән берлектә үткәрелгән тикшерү вакытында милекне законсыз тартып алуның 9 очрагы ачыкланды, моның өчен авыл җирлегенең элекке башлыгы биләгән вазифасыннан азат ителде һәм җинаять җаваплылыгына тартылды.

- Халык белән нинди профилактик чаралар үткәрелә һәм ришвәтчелеккә каршы аның активлыгын ничек көчәйтергә?

- Бу эш мәктәпләрдә профилактик чаралардан башлана. Яшь гражданнар кызыклы акцияләр үткәрергә өйрәнделәр. Үзәк район хастаханәсе, почтамт һәм авыл җирлекләренең административ биналарына ришвәтчелек фактлары буенча мөрәҗәгать итү өчен "ышаныч тартмалары" урнаштырылды. Әмма бөтен бәла шунда, кешеләр рәхмәт йөзеннән табибларга, укытучыларга, башка хезмәт кешеләренә, моны ришвәт дип санамыйча, бүләкләр бирергә өйрәнгәннәр. Начар гадәт. Чөнки һәркем эш урынында үзенең һөнәри бурычын үти. Шулай итеп, без ришвәтчелек өчен шартлар тудырабыз һәм намуссыз хезмәткәрләрне фаш итүдән куркабыз. Мәгълүматларның үтә күренмәлелеге ришвәтчелеккә сәбәпләрне киметер, дип уйлыйм.

Коррупциянең бөтен фактлары буенча сез түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итә аласыз: (84373)2-62-81; факс: (84373) 2-62-48, E-mail: tatesh@tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев