Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җитәкчелегендәге оештыру комитеты районны Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләү белән шөгыльләнә.
Гадәттәгечә, шәһәрдә һәм авылларда кар, боз сыннарына, шулай ук административ биналарны бәйрәмчә иң яхшы бизәүгә конкурс үткәрү планлаштырыла. Быел әле яңа конкурс та игълан ителә - шәхси йортларны яңа елга матур итеп бизәү.
Эшлекле дүшәмбедә райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов әйткәнчә, 15 декабрьгә бөтен чыршылар да бизәлергә тиеш, ә 31 декабрьдә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм мәктәп каникуллары вакытында 100дән артык чара үткәреләчәк, шәһәрдә 3 шугалак, яктыртылган чаңгы юлы эшләячәк. Ул барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең игътибарын бәйрәм вакытында халыкның, бигрәк тә балаларның иминлегенә юнәлтте. Чаралар үткәрелә торган урыннар санитария-гигиена һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирергә тиеш. Каникул көннәрендә районда барлык мәдәният учреждениеләре эшләячәк, мәктәп чараларында дежур тору оештырылырга тиеш.
Тәтешлеләр һәм кунаклар яңа 2016 елны шәһәрнең төп чыршысы янында, төрле төстәге бәйрәм салюты астында каршы алачаклар.
Нет комментариев