Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәламәтлегең ничек, тәтешле?

Тәтеш үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре өчен Яңа ел бәйрәмнәре эш урынында үтте.

Өлкән фельдшер Руслан Сәфәров безгә сөйләгәнчә, 31 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр 251 чакыру кергән, Яңа ел төнендә - 20. Ашыгыч ярдәм хезмәтләренә нигездә төрле авырулары булган кешеләр мөрәҗәгать иткән: кан басымы, салкын тидерү, ашкайнату органнары көйсезлеге һәм башкалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ашыгыч чакыулардан тыш, ак халатлы белгечләргә әле тагын күмәк бәйрәм чаралары урыннарында кизү торырга да туры килгән.
"Авыруга яки зыян күрүчегә үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелсен һәм ашыгыч ярдәм бригадасы тиз килсен өчен чакыруны кабул итүче "03" фельдшерының (диспетчерның) барлык сорауларына ачык, төгәл итеп җавап бирергә кирәк, - дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә Руслан Сәфәров. - Шалтыратуның сәбәбен, урынны һәм адресны (район, шәһәәр, урам, фатир саны, кат, подъезд коды һәм саны), юнәлешне, авыруның яисә зыян күрүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен әйтү зарур. Әгәр фельдшер "Сезнең чакыру кабул ителде" дип җавап бирсә, сезнең шалтыратуыгыз кабул ителгән дип санала.
Исегезгә төшерәбез, ашыгыч ярдәмгә шәһәр телефоны буенча "03"не җыеп шалтыратырга кирәк, кәрәзледән - "103" (бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев