Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ышаныч су канатларында

Тиз йөрешле "Казан-Тәтеш-Болгар-Тәтеш-Казан" маршрутының яңадан ачылуы район өчен мөһим вакыйгаларның берсе булды.

Пассажирлар причалы җанланып китте. Бу күп­ләргә биредә кешеләр кайнап торган вакытларны - һәр сәгать саен пассажирлар төяп "Метеорлар"ның Идел буйлап өскә һәм түбәнгә китеп торуларын хәтерләтте.

Һәм менә ак кардай судно көзгедәй елга өслеген куәтле су асты канатлары белән ярып пристаньга килеп туктады. Мат­рослар күчмә басманы сузуга, беренче рейс пассажирлары бортка керә башладылар. Йомшак кәнәфиләргә утыргач, хис-тойгыларын яшереп тормыйча, барсы да әлеге вакыйганың инициаторы булган район башлыгы Валерий Чершинцевка ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.

"Бүген күптән көтелгән зур бәйрәм", - диде Татьяна Адаева. Педкөллият директоры Болгар белән су маршрутының яңадан ачылуына сөенеп, Спасс, Әлки, Аксубай һәм башка районнардан килүче укучыларның артуына зур ышанычлар баглый. "Тәтеш яшәрәчәк, - дип дәвам итә ул. - Билет бәяләре дә кыйммәт түгел". Чынлап та Болгарга кадәр 48 сум гына, ә бит шәһәрдә 2-3 чакрым өчен дә таксига 60 сум түлибез. "Бу чынлап та вакыйга. Тиз йөрешле су юлы хәрәкәтен яңарту шәһәребезгә транспорт килүен арттырачак, безнең өчен бу Урта Иделнең туристлар Мәккәсендә берничә сәгать булып кайту мөмкинлеген бирә, - дип өсти ТРның атказанган урманчысы Ирфан Халитов. - Болгарда күптән булганым юк инде, менә хәзер анда көн саен бару һәм аның тарихи урыннарын күреп соклану мөмкинлеге барлыкка килде". Аның улы Рөстәм дә 5 яшьлек кызы Алинә белән әлеге сәяхәткә чык­кан. "42 яшемдә беренче тапкыр "Метеор"га утырдым", дигән сүзләрне ишетәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасыннан, "без шундый канәгать", "тәэсирләр әйтеп аңлатырлык түгел", "ышанасы да килмәде", "ниһаять, туганнарыбыз белән ешрак күрешәчәкбез", диләр алар. Авыл хуҗалыгы техникумы директоры Марат Фазлыев һәм халык суды рәисе Андрей Сурков та студент елларында "Метеор" белән йөрүләрен искә төшерделәр.

Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре дә сөенечләрен яшермиләр. Бүгенге көнгә алар кунак­лар белән 3 теплоход кабул иткәннәр - зур хезмәт һәм менә ял итү мөмкинлеге дә туган. "Бу сәяхәт безнең өчен көтелмәгән бүләк, - диделәр музейчылар. - Ял да итәрбез, хезмәттәшләребезнең ничек эшләүләрен дә күрербез, үзебез өчен, бәлки, файдалы нәрсәләр дә табарбыз". "Безгә килгән туристлар әйтүенчә, Тәтештәге кебек аларны беркайда да каршыламыйлар диде, елмаеп музей директоры Наталья Понедельникова. - Тәтеш дип әйтүдән ниндидер бер җылылык, нәфислек, назлылык бөркелә сыман... Һәм тәтешлеләр үзләре дә кунакчыллар".

Дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына, X-XV гасырларда яшәгән Идел Болгариясе башкаласына аяк басабыз. Фирүзәдәй яшеллек, игътибарны җәлеп итәрлек ландшафт, елга комы исе белән катыш саф һава - сокланып туймаслык.
Ике сәгать ярым эчендә без, әлбәттә, бу җирлекнең бөтен истәлекле урыннары белән дә танышырга өлгермәдек. Әмма архитектура һәйкәлләре - җәмигъ мәчете, манаралар, алты катлы Болгар цивилизациясе музее (елга вокзалын да кертеп) һәм башкалар сокландырды. Мәйданның һәм Ак мәчетнең затлылыгы, дөньядагы иң зур басма Коръән, боларның барсы белән дә озаклап, якыннанрак танышырга кирәк.
"Аның каравы янәдән килергә сәбәп бар", - ди экскурсовод Ренат.
Әлбәттә киләчәкбез, диделәр тәтешлеләр беравыздан.

Тирән хис-тойгылар, сувенирлар алып һәм эссе кояштан аз гына арып, без кайтыр юлга кузгалабыз. Сөйки штольнялары, картиналардагы кебек искитмәле текә ярлар, һәм менә горур кыяфәт белән тау башында торучы Молоствовлар утары да күренде, күңелгә якын манзара. "Метеор" пристаньга килеп туктады. "27 минутта кайтып җиттек", - дип әйтеп куйды Валерий Сергеевич.

"Теләк булганда һәр нәрсә тормышка аша. Пристаньга юл, туристик теплоходлар хәрәкәте һәм менә бүген - тиз йөрешле суднолар, - болар барсы да чынбарлык. Башкала дәрәҗәсендәге концертлар, тиздән яшьләр һәм джаз фестивальләре, башка социаль проектлар - мин ышанам, барлык уйланган гамәлләр чынга ашачак. Тәтешнең мөмкинлеге зур, - дип басым ясый район башлыгы. - Әмма иң мөһиме - тәтешлеләрнең ярдәме кирәк, гомуми эшкә һәркемнең өлеш кертүе зарур. Тәтеш чәчәк атучы, туристлар шәһәре булсын өчен аны төзек, чиста, матур итәргә кирәк. Моны һәркем булдыра ала".


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев