Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Планнар шундый

Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семеныч­ев җитәкчелегендәге оештыру комитеты районны Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләү белән шөгыльләнә.

Гадәттәгечә, шәһәрдә һәм авыллар­да кар, боз сыннарына, шулай ук административ биналарны бәйрәмчә иң яхшы бизәүгә конкурс үткәрү планлаштырыла. Быел әле яңа конкурс та игълан ителә - шәхси йортларны яңа елга матур итеп бизәү.
Эшлекле дүшәмбедә райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов әйткәнчә, 15 декабрьгә бөтен чыршылар да бизәлергә тиеш, ә 31 декабрьдә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә һәм мәктәп каникуллары вакытында 100дән артык чара үткәреләчәк, шәһәрдә 3 шугалак, яктыртылган чаңгы юлы эшләячәк. Ул барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең игътибарын бәйрәм вакытында халыкның, бигрәк тә балаларның иминлегенә юнәлтте. Чаралар үткәрелә торган урыннар санитария-гигие­на һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирергә тиеш. Каникул көннәрендә районда барлык мәдәният учреждениеләре эшләячәк, мәктәп чараларында дежур тору оештырылырга тиеш.
Тәтешлеләр һәм кунаклар яңа 2016 елны шәһәрнең төп чыршысы янында, төрле төстәге бәйрәм салюты астында каршы алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев