Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә диспансеризация үтү өчен ял көн биреләчәк

    Яңа нормалар диспансерлаштыруның үтемлелеген арттырачак, эшләүче халыкның сәламәтлеген саклауны, актив хезмәт тормышының дәвамлылыгын арттыруны, вакытлыча эшкә яраксызлык чорларын кыскартуны һәм тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәчәк.

    (Тәтеш, 1 август, "Тәтеш таңнары").  Россия Президенты Владимир Путин диспансеризация узу өчен 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрнең бер көн эштән азат ителү хокукын күздә тоткан федераль законга кул куйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексының 185.1 маддәсенә кертелә.

    Документта хезмәткәрнең, әгәр коллектив килешүдә яки локаль норматив актта каралса, медицина оешмасы белешмәсе белән диспансерлаштыру өчен эштән азат ителүне расларга тиешлеге билгеләнә.

    Яңа нормалар диспансерлаштыруның үтемлелеген арттырачак, эшләүче халыкның сәламәтлеген саклауны, актив хезмәт тормышының дәвамлылыгын арттыруны, вакытлыча эшкә яраксызлык чорларын кыскартуны һәм тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәчәк.

    Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: