Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Ашыгыч ярдәм” белән ярты тәүлек

    Тәтеш үзәк район хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бригадасы тәүлек әйләнәсе сәламәтлегебез сагында тора.

    Смена кичке сигездә башланды. Бүген биредә фельдшерлар Гүзәл Сөләйманова һәм Юлия Демахиналар (рәсемдә уңда) эшлиләр. Алар күптән инде бер бригадада, икесенә гомуми стажлары 36 ел, барлык медицина хезмәткәрләре кебек, тәҗрибәлеләр, фидакарьләр.
    Диспетчерлык бүлегендә якты, җылы һәм тыныч, әмма 15 минуттан аның эше турындагы әңгәмәбезне телефон шалтыравы бүлде.

    - Исәнмесез. Ашыгыч ярдәм. Тыңлыйм. Адресыгыз?

    Беренче эш итеп чакыруның кайдан булуын ачыклыйлар (белмәссең, кинәт аңнарын югалтып, хәбәр итеп өлгерә алмаулары бар), шуннан тыныч кына сораулар биреп, чирнең билгеләрен ачыклыйлар.

    - Борчылмагыз, көтегез, киләбез.

    Кан басымы күтәрелгән өлкән кешегә кичекмәстән ярдәм кирәк. Бер минуттан икенче шалтырату килеп иреште - баланың температурасы нык күтәрелгән. Фельд­шерларның икесе дә, сумкаларын алып, ашыгып чыгып киттеләр. Һәр минут кадерле. Кан басымы күтәрелү, йөрәк-кан тамырлары чире, тын юллары астмасы көтеп тора алмый.

    Биредә теләсә кайсы мизгелләрдә кешеләргә ярдәм итәргә әзер булган олы җанлы затлар гына эшли алалар. Еш кына дәвалауның нәтиҗәсе дә аларның ягымлы, җылы сүзләренә бәйле. Ә кайвакыт ялгызлыктан да дәваларга туры килә икән. Еш кына кешеләр картлыктан һәм чирдән куркып та "03" санын җыялар. Аларга кемнеңдер янәшәләрендә булуы, игътибары кирәк. Шундыйларның күңелен күтәрү өчен күпме сабырлык һәм җан җылысы таләп ителә. Ялгыз картлар белән аеруча катлаулырак. Хәл ителмәгән һәм итеп булмаслык социаль проблемаларны да алар "03" белән уртаклашалар. Соңгы вакытларда алкогольдән агуланган яки исерек кешеләргә чакыру да ешаеп киткән. Менә бүген дә төнге 11дә күкрәк читлеге җәрәхәтләнеп урамда яткан ир кеше янына чакырдылар. Опергруппа белән бергә чыгып киттек. Өлкән фельдшер Руслан Сәфәров әйтүенчә, башкача ярамый, чөнки фельдшерларны исерек хәлдәге тотнаксыз ир-атның каршы алуы мөмкин. Андый очракта пациентның кул күтәрәсен яки әшәке сүзләр белән генә чикләнәсен беркем дә белми. Хәтта пациентның документлары булмаса да, ул иминиятләштерелгәнме яки юкмы, фамилиясе кем һәм нинди адрес буенча теркәлгән, бернигә дә карамастан, фельдшер ярдәм күрсәтә.

    Бер ханымны бала тудыру йортына китерделәр - бу инде сөенечле чакыруларның берсе. Таң алдыннан эч авырту белән бер баланы хирургия бүлегенә салдылар.

    Иртәнге сәгать сигез. Алмашка икенче бригада килде.

    "Сменага унике чакыру буенча хезмәт күрсәттек, тәүлегенә чакырулар уртача егермедән утызга җитә, - дип йомгак ясый, Руслан Валерьевич. - Грипп эпидемиясе вакытында бу сан кырыктан да артып китә әле. Яңа ел бәйрәмнәре имин үтсен иде. Без тәүлек әйләнәсе, ял һәм бәйрәм көннәрсез, кешеләрнең сәламәтлеге сагында торабыз".

    Мин хәерле эш көннәре теләп, сәламәтлегебезнең чын белгечләр кулында булуына зур ышаныч белән бүлектән чыгып киттем.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: