Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Балык тоту – күңел халәте

    Георгий Неплевский Тәтештә туып-үсә, һәм әтисе үрнәгендә, алты яшендә кулына кармак ала.

    (Тәтеш, 14 июль, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы) ). Георгий Неплевский Тәтештә туып-үсә, һәм әтисе үрнәгендә, алты яшендә кулына кармак ала.

    Без аның белән эссе җәйге көндә, балыкчылар тотым алырга чыгып китәр алдыннан, Идел ярында очраштык. Суднога утырып, дулкыннарның җиңелчә шаулавы астында әңгәмә корабыз.  

    “Әтинең агачтан ясалган җиде ярым метр озынлыктагы ишкәкле көймәсе бар иде. Малайлар белән без кармакны чикләвек куагыннан үзебез ясадык, леска урынына – капрон җеп, җим итеп чебеннәрне кулландык: аңа чабаклар тоттык”, – дип искә төшерә Георгий Васильевич.       
    Аның әйтүенчә, элек елгада балыклар күп, хәтта чөгәләр булган. Чуртан тоту аеруча да уңышлы дип саналган, ә менә җәеннәрнең кыйммәте алай ук булмаган. Георгий Васильевич армиядән кайткач ук моторлы көймә сатып алган. Өйләнгән. Балыкка еш кына хатыны Ольга белән бергә йөргән, ә уллары Александр тугач, аны да үзләре белән Иделгә алып йөри башлаганнар. Хәзер ул әтисе белән бергә эшли. Менә шундый буыннар дәвамлылыгы. Бер-берләрен сүзсез дә аңлыйлар, югыйсә уртак эш буенча карашлары һәм фикерләре һәрвакытта туры килмәсә дә. Георгий Васильевич җәй айларында балык тотарга ярата, Александр – көзен.

    “Сынамышларга ышанасызмы?” – дип сорыйм. “Әлбәттә, безнең эштә күп нәрсә уңыштан тора”, – дип җавап бирә Александр. 

    Һәм Неплевскийлар бер-берләрен тулыландырып, үзләренең уңыш китерә торган аерым киемнәре булуы, ә әгәр инде Иделгә барганда юлда кара мәче яки буш чиләк күтәргән хатын-кыз очраса, балык тотымы булмаячагы хакында сөйлиләр.

    Әйе, җилсез вакытта балык тоту бары тик канәгатьлек кенә китерә, ир-егетләргә җил-давылга эләгергә дә, боз астына төшеп китәргә дә туры килгән, ләкин яраткан эшен ташлау хакындагы уйлар беркайчан да булмаган. 

    “Курку – бер минутлык. Андый мизгелләрдә иң мөһиме – каушамау. Үз ялгышлыкларыбыздан өйрәнергә тырышабыз”, – дип уртаклаша алар.

    Сигез ел элек диярлек “Булгария” теплоходы баткан вакытта Неплевскийлар үз көймәләрендә коткаручылар белән беррәттән эзләү эшләрендә катнашкан.

    “Хәзер пристаньга кадәр асфальт юл су­зылган, машина бар, ә алдан тулы рюкзаклар белән таудан җәяү күтәрелә идек. Көймәне станда калдырып”, – ди Георгий Васильевич.

    Алар ялларсыз эшли, дөрес, ир-атларның елга бер тапкыр “отпуск” була – балык  тотуны тыю вакытында. Бу чакта Неплевскийлар эш кирәк-яракларын һәм техникаларны ­әз­ер­лиләр. Быел аларның иң күп тотымы 400 килограмм тәшкил иткән, ­ә Иделдә 50 елдан артык ва­кыт эчендә Георгийга Васильевич тот­кан иң эре балык – 68 килолы җәен.

    Ни гаҗәп, Александр балыкны ашамый диярлек, ә менә Георгий Василь­евич аңардан ясалган ризыкларны ярата, шулай ук үзе дә бик тәмле итеп әзерли. “Иң тәмлесе – катырылмаган, яңа тотылган балык. Кыздырыр өчен эре корбан балыкларын сайлап алам, тоз сибәм, манный ярмасында әвәлим дә кыздырам, бик тәмле килеп чыга”, – дип уртаклаша ул.
    Неплевскийлар үзләренең матди базаларын даими яңартырга тырыша, тормышлары җитеш, ки­рәк-яраклар табуы да читен булган вакытлар инде үткәндә калган. 
    Әңгәмәбез азагында Георгий Василевич болай ди: ­“Балыкчы һичшиксез түзем булырга тиеш”. Әйе, бу әлбәттә шулай, әле тагын, балык тоту – ул күңел халәте, һәм әлеге эштә уңышка ирешү – ул ихтыяр көче, нык холык, сайлаган һөнәреңне ярату да.

    Неплевскийлар махсус киемнәрен киеп, көймәгә утыра. Мотор гүли, судно Иделнең зәңгәрсу төстәге тигезлеген кисеп алга кузгала, һәм күңелемне шундый тойгы биләп ала, балык тотымы аларны бүген һичшиксез сөендерәчәк!
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: