Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бар эшкә дә осталар

    18 май – Халыкара музейлар көне.

    (Тәтеш, 18 май, “Тәтеш таңнары"). 18 май – Халыкара музейлар көне. Бәйрәм алдыннан без укучыларыбызны бердәм коллективтагы ир-егетләр белән якыннанрак таныштыру өчен, тарихны саклаучылар янына кунакка бардык. 

    Туристлык сезоны вакытында Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләрен эш урынында очрату шактый читенрәк. Шулай да безнең юлыбыз уңды. 

    “Соңгы ярты гасырда коллективта ир-егетләр булмады, шуңа күрә алар вазифасын хатын-кызларга башкарырга туры килде. Шуларның берсе – Павелның килүе безнең өчен бәхет булды. Ә инде көчле затлар арткач, бездә хәтта эш кораллары белән шкаф та барлыкка килде һәм 23 февральне бәйрәм итә башладык, – дип сөйли Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова. – Безнең коллективта гади ир-атлар түгел, ә иҗади кешеләр хезмәт куя. Алар кулларына ни тотса, шуны оста итеп эшләп кенә калмыйча, шулай ук теләсә нинди рольдә чыгыш та ясыйлар, кыскасы, “һәр яктан килгән солдатлар”. 

    Павел Николаев – директорның хуҗалык өлеше буенча урынбасары, өстәвенә, кызу туристлык сезонында еш кына микроавтобус руле артына да утыра. Ул музейга беркетелгән барлык биналар һәм милекнең иминлеге, файдаланылуы, территорияләрнең төзекләндерү өчен җаваплы, ремонт эшләренең үтәлешен контрольдә тота. “Теләсә нинди мал-мөлкәт, сыйфатына бәйле булмаганча, хезмәт күрсәтүне таләп итә”, – дигән нәтиҗәне ясый ул.

    Туризм буенча белгеч Иван Данилов коллектив составында 2014 елдан бирле. Тәтешлеләргә әлеге ир-ат “Умарина” җырчыларының берсе буларак таныш. Ул туристлар каршындагы беренче чыгышын яхшы хәтерли. “Дулкынландым, әлбәттә, ләкин ансамбльдә катнашучылар тынычландырды, һәм курку хисе узды”, – ди егет. Музейда һәрдаим үтә торган күренеш­ләрнең берсендәге Йорт иясе ролен ул иң яратканнарының берсе дип атый. 

    Методист Дмитрий Кузнецов үзен барыннан бигрәк солдат образында яхшы хис итә. Аңа еш кына хәрби кеше булырга туры килә, чөнки музей хезмәткәрләре һәрбер тарихи дата уңаеннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен ачык дәресләр әзерли. Әле тагын аны, безнең Идел ярына туктаган теплоходлардагы туристлар сәяхәтче Адам Олеарий ролендә беренчеләрдән булып күрә.
    Балыкчылык тарихы музее ачылгач коллектив тагын бер ир-ат – нәселдән килгән балыкчы Александр Петрунинга тулылана. 960 кило авырлыктагы танылган кыр­пы балыгын тоткан бригада составында аның бабасы да була. “Безнең як тарихы мине балачактан ук кызыксындырды, шуңа күрә элекке эш урынымнан китәргә, эшчәнлек өлкәсен алыштырырга шунда ук ризалаштым һәм бу хакта бер генә дә үкенмим”, – дип күңел хисләрен белдерә ул. Су асты дөньясы терек­леге турында Александр   барысын да белә һәм музейга килгән балалар яки олылар, тәтешлеләр яисә шәһәребез кунаклары булсынмы, һәркайсы белән белемен бик сөенеп уртак­лаша. “Минем хезмәтем нәрсәсе белән кызыклымы? Төрле кешеләр белән көндәлек диярлек аралашудан. Ә алар рәхмәт әйтсә, юкка гына эшләмәвеңне аңлыйсың”, – дип уртаклаша ул. 

    Ир-егетләрне без эш вакытында очраттык – алар бердәмләшеп реквизит ясыйлар иде. Әйе, чынлап та, аларны “һәр яктан килгән солдатлар” дип әйтми мөмкин түгел. Хуҗалык эшчәнлеге бар көченә кайный, әмма аларның һәркайсы билгеләнгән сәгатькә бик җиңел генә әкият героена яисә сәяхәтчегә әверелә, микроавтобус руле артына утыра яки халык җырларын башкара. Һәм күпчелек аларның тырышлыгы ярдәмендә, һәрбер турист Идел ярындагы гүзәл шәһәр турындагы матур хатирәләрне үз йөрәгендә матур истәлек буларак алып китә.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: