Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Белемне арттыра,фикерләргә өйрәтә

    Тәтеш китапханәсе бер гасырлык юбилеен бәйрәм итә.

    (Тәтеш, 30 гыйнвар, «Тәтеш таннары». Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)). Саллы дата, шуңа күрә искә төшерик әле, барысы да нәрсәдән башланган икән. Тәтеш шәһәре XIX гасыр азагында тыныч шәһәр өязе булган. Казан губернасы шәһәр җирлекләренең 1885 елгы язмасыннан: “Шәһәрдә берничә чиркәү, китапханә, дүрт училище, земство карамагындагы хастаханә (70 карават) бар...” Шулай итеп, Тәтеш шәһәрендә инкыйлабка кадәр китапханә булганлыгын без төгәл беләбез.  Революциядән соң совет китап­ханәләре оешмалары бе­лән комсомоллар-активист­лар – Павел Бекшанский, Ми­хаил Кузьмин (Сеспель), В. Дмитриев шөгыльләнә. Халык­лар йортында (Свердлов – Горький урамнары кисешкән почмактагы бина) 1919 елның 1 гыйнварында тантаналы рәвештә китапханә ачыла, ул икенче катка урнаша, беренчесенә – музей. Китапханә мөдире итеп Анас­тасия Червякова билгеләнә. Китапханә 1951 елда Ленин урамындагы бинага күчә, ул әле дә шунда.
    Балалар китапханәсе район Советы башкарма комитеты карары буенча 1939 елда ачыла. Алтмышынчы елларда китап укучылар өчен кызыклы кешеләр белән очрашулар уздырыла, анда “Совет Татария­се” гәҗите хәбәрчесе Ян Винецкий, галим Гыйлем Камай, Павел Бекшанский, Дан орденының тулы кавалеры Петр Иванович Малкин, танылган Чапаев дивизиясе сугышчысы Сергей Петрович Долгов, башка күренекле шәхесләр була. Әлеге елларда матур гадәт – чәчәкләр күргәзмәсе оештыруга нигез салына.

    1978 елның ноябрендә шәһәрдә ике һәм авылларда 36 китапханә системага берләштерелә, ул Тәтеш үзәк китапханә системасы дип атала башлый, аңа 18 ел дәвамында Клавдия Пронина җитәкчелек итә. 80нче елларда методик хезмәт ягыннан филиалларга чыгуга зур игътибар бүлеп бирелә. Китапханәләрдәге белгечләр “Кубань” библио­бусында авыл китапханәчеләрен йөреп чыгалар, аларның эшен анализлыйлар, кирәкле методик һәм практик ярдәм күрсәтәләр, яңа әдәбият алып кайталар. Коллектив хезмәттәшләре белән үзенең тәҗрибәсен уртаклаша: 1986, 1990 елларда безнең базада республика зона семинарлары уздырыла. 1990 елда китап укучыларның саны 4580 кешене тәшкил итә, китап бирү – 94007 данәне. Система белән 1995 елдан 15 ел дәвамында ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Харитонова җитәкчелек итә, аның вакытында китапханәләрне компьютерлаштыру башлана.

    Марина Трофимова 2010 елдан һәм хәзерге вакытка кадәр “Тәтеш җирлекара китапханә” МБУ җитәкчесе булып тора. Китапханә хезмәткәрләре үз эшләренә һәм кайчандыр сайланган һөнәрләренә әйтеп бетергесез тугрылыклы. Клавдия Пронина, Римма Родионова, Мария Максимова, Людмила Халитова, Марина Качалина, Гөлсинә Шәрәфиева, Галина Вавилова Татьяна Осипова, Екатерина Чугунова, Надежда Резюковаларның хезмәт эшчәнлегендә 30 һәм аннан күбрәк стаж исәпләнә.

    Хәзерге йөз еллыкта китапханәләр эшендә инновацион төрләр файдаланыла, электрон каталог төзелгән. Белгечләр профессиональлек, сәнгать рухы һәм яңалык белән аерылып торган төрледән-төрле мавыктыргыч чаралар уздыралар. Китапханә ишеге бүгенге көндә дә элеккечә үк һәркем өчен дә ачык, хезмәткәрләр даими йөрүчеләрне һәм яңа гына килүчеләрне сөенеп каршылыйлар. Аяк бас­кан юбилей елында үзәк китапханәдә олы яшьтәгеләр 562 һәм балаларныкында 667 кеше теркәлгән.

    “Узган ел эчендә күп нәрсәләр булды, китапханә бинасы да алмашынды, аның абруе да үзгәрде, әмма эшебезнең төп бурычы алыштыргысыз булып калды – кешеләрдә китап укуга мәхәббәт уяту, белемгә җәлеп итү, фикер йөртергә өйрәтү һәм тәтешлеләрне, район кунакларын аралашу үзәгенә кызыксындыру”, – диде районның китапханә сис­темасы директоры Марина Трофимова.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: