Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Беренчеләрдән булып киттеләр

    Без сугыштан әйләнеп кайткан батырларның исемнәрен беләбез, ләкин яу кырында һәлак булучылар һәм әсирлектәге солдатлар, шул исәптән беренчеләрдән булып Ватанны дошманнардан саклар өчен алгы сафка баскан районыбыз кешеләре турында бик аз нәрсәләр мәгълүм.

    (Тәтеш, 21 июня, «Тәтеш таңнары», Анатолий ХОХЛОВ).  Тәтешнең район хәрби комиссариатыннан 1941 елның 25 маеннан 18 укчы дивизия, 46 юл-эксплуатация полкы, 175 ветлазаретка 1907 – 1918 елларда туган хәрби хезмәттә булырга тиешле кешеләр чакырыла, ничәү икәнлеге төгәл билгеле түгел, документлар сакланмаган.

    Дивизия үзе инде 1939 елның 15 августында Ульянда оеша, ә 1940 елның 2 февралендә Казан гарнизонының 1нче санлы лагерендә яңадан барлыкка килә. Дивизияне 13нән 26 июньгә кадәр Чернигов һәм Гомель тирәсендәге Көнбатыш аерым хәрби округына зур өйрәнүләргә күчереп урнаш­тыралар. Әмма солдатлар алда торган вакыйгаларны сиземлиләр. Сугыш башлану аларның күп өлешен эшеллоннарда очраштыра.

    Камалышта хәрәкәт итәләр
    Июнь ахырында укчы дивизия нибары Оршага гына килеп җитә. Солдатлар шунда ук окоп эшенә керешәләр, һәм 3 июльгә шәһәрнең көнбатыш позициясен алалар. Аларга оборонаны яулау һәм Днепр­ елгасының алгы яктагы көнчыгыш яры буйлап Щетинка авылыннан Копысь җиренә кадәрге чикне нык­лап тотып тору бурычы куела. Дивизияләр белән тулыланганчыга кадәр соңгы эшелоннар килеп җитә алмыйлар, чөнки бу вакытта Гомель һәм Могилев янына  немец гаскәрләре якын ук килеп урнаша. 

    Дошманның алгы часте Днепрга чыгар алдыннан 18нче укчы дивизиянең оборона сызыгының киңлеге 40 чакрымнан артык тәшкил итә. Оборона уртасындагы эшелонлаштырылган төркемнең, уставлар таләп иткәнчә, берничек тә оештырылмаячагы көн кебек ачык була. Дошман Копыська юнәлә һәм 10 июльдә инде Днепр аша чыга башлый. Әлеге урында дивизия артиллерияләренең атышы шулкадәрле көчле була ки, тупларның көпшәләре кыза һәм атканнан соң кире кайту җайланмасының эшләү тәртибе бозыла. Икенче көнне командование сул күршесе – 53нче укчы дивизия белән элемтә урнаш­тырырга тырышып карый. Бу вакытта инде ул булмый. 

    Сугышчылар 12 июльдә Копысьны алырга омтылып карыйлар. Аларга шәһәргә үтеп керергә насыйп була, ләкин дошман сугышка яңа көчләр кертә һәм безнең пехотаны кысрык­лый. Шәһәрне утка тоту икенче көнне дә дәвам итә, әмма дивизия инде камалышта хәрәкәт итә. Ул фәкать 18 июльдә генә көнчыгышка чигенергә дигән боерыкны ала. Днепр аша чыкканда һәм 21 июльдә 20нче армиянең төп көче белән кушылырга омтылган вакытта дивизия тар-мар ителә. Аннан исән калучылар, яуда хәлсезләнеп, 22 июль төнендә Днепрны ерып чыгалар һәм бер атнадан  соң камалыштан котылгач, күрсәтелгән җыелу урынына барып ирешәләр.

    “Киев казаны”нда
    1941 елның 5 маенда Казанда оешкан 46нчы юл-эксплуатация полкына 2500 кеше керә, шул исәптән тәтеш­леләр дә. Ул июнь ахырында 21нче армиянең тыл Идарәсе карамагына тапшырыла, ә июль башыннан гамәлдәге армия составында була. Үзәк фронтны төзү белән ул юл-эксплуатация полкы составына керә.
    Гомельгә дошман һөҗүме 12 август­та башлана, әмма совет гаскәрләренә чигенергә туры килә. Алар “Киев казаны” дип атап йөртелүче Көньяк-Көнбатыш фронт сызыгына барып чыга. 665 мең сугышчы һәм Кызыл Армия командирлары әсирлеккә алына. Аларның моннан соңгы язмышлары билгесез. Полтава өлкәсенең (хәзер Черкассы өлкәсе) Городище һәм Пирятин станцияләре тирәсендәге чолганышта Кече Бисәрдә туган Иван Самаркин да һәлак була.

    Җиңү хакында белми дә калалар
    63нче укчы корпусның 175 ветеринар лазаретында унтугыз якташыбыз да була: ветсанитарлар һәм ветфельдшерлар Тәтештән Геннадий Константинов, Никифороводан Михаил Сиренов, Килдештән Александр Абмаев, Олы Шәмәктән Илья Савелькин белән Илья Марага һәм башкалар. Аларның барысы да диярлек 1941 елның 15 августында Гомель янында, Буда-Кошелово тирәсендә үтереләләр, ә аларның кайберләре бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалганнар исәбендә тора.

    18нче укчы дивизия 1941 елның сентябрендә таркала, солдатларның күбесе фашист илбасарларын таркатып, бөек Җиңү шатлыгын бәйрәм итү турында белмичә дә калалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: