Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Беренче карлыгач

    Нармонкада яңа фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.

    Бу вакыйганы авылда яшәүчеләр генә түгел, бөтен район халкы түземсезләнеп көтте. "2012-2016 елларга ТР халкына башлангыч медицина-санитария ярдәмен камилләштерү" республика максатчан Программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән беренче модульле ФАП - беренче карлыгач. Аны, подрядчы "Энергия-БУА" ҖЧҖ җитәкчесе Таһир Арсланов билгеләп үткәнчә, эре конструкция детальләреннән җыйганлыктан, бик кыска вакыт эчендә өлгерттеләр. Бинага барлык инженерлык коммуникацияләре - җылылык, электр, су, канализация тоташтырылган. Ул барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм җайланмалары белән тәэмин ителгән, препаратларны саклау өчен фармацевтик суыткыч та бар. ФАП мөдире-фельдшер Мария Иванихина җыелмалы яңа сумка, жилет һәм фонарь алган. Ул эш шартларыннан канәгать: "Бу хакта хыялланмаган да идем", - ди. Әгәр ул элек авыруларны кабул итү һәм дәвалау белән 1976 елда ук төзелгән 12 квадрат метрлы иске бинада эшләсә, хәзергесе 62,5 квадрат метрны тәшкил итә. Анда процедура, фельдшерлык кабинетлары (ул балалар һәм акушерка бүлмәсе булып та хезмәт итә), авыруларга көтеп тору урыны, сан­узел һәм хуҗалык бүлмәләре бар. Бик тә уңайлы, җылы һәм якты. "Биредә эшләве рәхәт булачак, - диде, фельдшерлык-акушерлык пунктының өстенлеген искәртеп баш табиб урынбасары Ринат Салаватуллин. - Би­редә санитар таләп­ләргә тулысынча җавап бирерлек шартлар, тиешле уңай­лыклар барсы да бар. 200дән артык авыл кешесе шундый шартларда квалифика­­ция­ле ярдәм алачак".

    Әфлисун төсендәге ФАП авылны бизәп тора. Район башлыгы урынбасары Александр Дубровс­кий ачу тантанасында төзелеш эшләрен югары һөнәри осталык белән һәм сыйфатлы итеп башкарганнары өчен "Энергия-БУА" ҖЧҖ эшчеләре - механик Сергей Алексеевич Хохринга, мастер Александр Николаевич Юдинга, газ-электр белән эретеп ябыштыручы-монтажчы Рафис Вилдан улы Габбазовка Тәтеш муниципаль район башлыгы Рәхмәтен тапшырды. Авыл халкының бер дә авырмауларын, бары тик сәламәтлекләрен про­филактикалау белән генә шөгыльләнүләрен теләде.

    Мәгълүмат: 2013 елда районда сигез ФАПны капиталь ремонтлау һәм модульле технология бу­енча тагын икене төзү планлаштырыла.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: