Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Безнең Тәтеш сокландырган

    “Тәтеш турындагы матур хәбәрләр телдән-телгә күч­сен өчен, без сезнең хакта сөйләячәкбез”, – диде Россиянең атказанган артисты Юрий Гальцев. Әлеге сүзләрне ишеткәч, халык арасында йөри торган шундый сүзләр еракка, бөтен галәм буйлап таралуын телисе килә.

    (Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина , Иван Данилов фотосы). Санкт-Петербург шә­һәрен­дәге Аркадий Райкин исемендәге эстрада теат­рының сәнгать җитәкчесе Юрий Гальцев үзенең коллективы белән шәһәребездә булды. Аны тарих та, табигать тә, танылган Молос­твовлар утары да хозурландырды, һәм тәтеш­леләрнең кунак­чыллыгы сок­ландырды.  

    “Якшәмбе көн Тәтеш өчен кунак­ларга мул һәм көтелмәгәнчә бай булды. Хезмәткәрләрнең ялы иде. Һәм кинәт миңа “Буа: Аралашу мохите” III Халыкара театр фестиваленең 100гә якын диярлек катнашучысы Тәтешне күрергә теләк белдерүе турында хәбәр иттеләр, – дип сөйли Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова. – Музей коллективы һәм аның ярдәмчеләренең хәрәкәтчәнлеге һәм тиз арада әзерлекле булуы ярдәмендә, кунакларны каршылау һәм экскурсион теат­ральләштерелгән программа югары дәрәҗәдә оештырылды, моны сәяхәткә килүчеләр үзләре дә бәяләде. Эстония, Иран, Молдавия, Украи­на, Үзбәкстан, Сербия, Швеция, Төркия, Казахстаннан милли театр коллективлары бу көнне безнең борынгы шәһәрнең тарихы белән танышты. Артистларыбызның  күпчелеге шәһәребез турында ишетүләрен әйттеләр. Мәртәбәле шә­хесләрнең тамыры Тәтешкә алып килә, алар арасында танылган актерлар Станислав Говорухин, Алла Будницкая, Олег һәм Михаил Ефремовлар, Екатерина Градова да бар. Өстәвенә Леонид Филатов, Островскийның да безнең шәһәр хакында искәрмәләре бар.
    Җирле театр яратучылар әйтүенчә, Мәскәүнең театр тәнкыйтьчесе Александр Висловны Буага фестивальгә чакыр­гач, ул болай дип сораган: “Ә Тәтеш еракмы?” һәм, янәшәдә генә икәнлеген белгәч, барырга вәгъдә иткән. Бары тик нәкъ тә менә Тәтешкә алып барачаклары хакындагы шарт кына күндергән аны.

    Гальцев коллективы белән очрашуны аеруча да билгеләп үтәсе килә. Шәһәр сакчысы гадәт буенча шәһәргә керү юлында экскурсиячеләр белән автобусны туктаткач һәм салонга кергәч, гаҗәпләнгән тавышлар, алкыш­лар ишеттем – бу шулкадәрле хозурлык, әйтеп бетергесез кичерешләр! Рух күтәренкелеге дулкынында баскычлар буйлап күтәрелдем. Ихлас елмаюлар, кечкенә шәһәрнең тарихына карата эчкерсез кызыксыну һәм ихтирам барлык экскурсия прог­раммасы буенча озата барды. Юрий Гальцев, бер сүзсез, һәркемне таң калдырды. Аралашканда шулкадәрле гади, аңардан күңел җылылыгы бөркеп тора. Ул шәһәребездәге узып йөрүчеләр белән Вшихада, музейлар янында бик теләп фоторәсемгә төште. Долгая Поляна белән хозурланды, бу көч бирә торган урын диде. Әле тагын Россиядә берничә урында, анда яшәргә теләгән җирләр барлыгын әйтте. Һәм хәзер, ул ял итә һәм илһам чыганагы алыр­лык Тәтеш тә барлыкка килде.

    Кунакларның шәһәребезне уңайлы, чиста, ә тәтешлеләрнең йөз­ләре ягымлы һәм мөлаем дип мактаулары йөрәккә сары май булып ятты. 

    Саубуллашканда, автобусларга утырдылар, берничә тапкыр кире чыктылар, кочаклаштылар, һәм “Безнең Тәтеш” диделәр.

    Тәтеш районының бай тарихы, шәһәребезнең матурлыгы, төзеклеге, музейлар, үзешчән ансамбльләр, китап­ханәләр коллективларының, би­тараф булмаган тәтеш­леләрнең ку­нак­чыллыгы безнең районны бөтен илгә таныта. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: