Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Борынгы әйберләрне саклаучылар

    Бүген бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

    Җирле гәҗиттә 1919 елның де­­кабрендә түбәндәге эчтәлекле игъ­лан басыла: “Тәтештә музей оеш­тырылганлыктан, гравюра, кар­тина, борынгы китаплар, икона, фарфор, бронза, тимер тәңкәләре булган гражданнардан аларны сатуларын сорыйбыз. Бүлек тапшырылган әйберләрнең бөтенләй дә дәүләт хисабына түгел, ә гадел бәя буенча сатып алынуын кисәтә”. Шушы вакыттан алып Тәтеш ягы музееның елъязмасы башлана.

    Людоговкада яшәүче алпавыт Сазоновлар утарыннан алынган әйберләр аның тәүге экспонатлары була, 1920-1921 елларда Казан музей оешмасының алмаштыру фондыннан шактый ярдәм керә. Музейда 1925 елда 650 әйбер булса, хәзер инде аларның саны 43 меңнән артык. Мондый төрлелекне барлап тору җиңелләрдән түгел, әмма биредә тәҗрибәле җитәкче Наталья Понедельникова белән берлектә чын профессионаллар, борынгы әйберләрне саклаучылар, үз эшләрен ихластан яратучылар хезмәт куя.

    “Музей – ул үткәнге һәм хәзерге тормыш, мәңгелек кыйм­мәтләр һәм заманча дөньяны үзләштерү арасындагы гамьле аралашу”, – диде Наталья Геннадьевна.

    Тәтеш ягы музее хезмәткәрләре ярдәмендә Долгая Полянадагы Мо­лост­­вовлар утары турында Татар­станнан читтә дә беләләр. Әлеге гүзәл урынны күргәч, һич кенә дә битараф калып булмый. Биредә документлар һәм хатларның төп нөсхәсе саклана, утар хуҗаларының бүлмә­ләре төзек­ләндерелгән, кресть­ян көнкүрешендәге кирәк-яраклар тәкъдим ителгән, тәҗрибәле экскурсоводлар җиткергән чынбарлыктагы тарих еракта калган үткәнгә алып кайта. Кошки-Новотимбаевода егерме ел элек Тәтеш ягы музее филиалы, Иван Яковлевның мемориаль музее үз ишекләрен ачты. Шушы дәвер эчендә аңа Алексей Пыр­кин җитәкчелек итә. “Музейлар кече ватаныбызның үткән тормышы югалмасын өчен кирәк. Төп максатыбыз – авылның тарихын барлау”, – дип уртак­лашты филиал җитәкчесе.

    Район тарихын өйрәнүдә 17 иҗтимагый музей зур ярдәм күрсәтә, алар туган якны өйрәнү, фонд җыю һәм туплау белән шөгыльләнә. Шәһәр кешеләрен һәм кунакларын агымдагы елда гаять зур вакыйга – Тәтеш ягындагы балыкчылык музееның ачылуы көтә. Димәк, бу экскурсия маршрутында тагын бер мавыктыргыч бүлек артачак һәм ул туристларның да, тәтешлеләрнең дә алыштыргысыз урыны булачак дигән сүз.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: