Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бәйрәм турында тәтешлеләрнең фикерләре: "...Күңелләр сафлана"

    Хач ману бәйрәме алдыннан гәҗит корреспондентлары тәтешлеләргә "сезнең өчен ул нинди әһәмияткә ия?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

    Таисия: "Иртәгә бәйрәм диясе төндә һичшиксез чиркәүгә гыйбадәт кылыр­га киләм. Раштуа, Хач ману вакытларында биредә тиешле йоланы башкару күңелләрне саф­ландыра һәм чистарта".
    Иртән инде, суны изгеләндерү гамәлләре үтәлгәннән соң, үземә һәм балаларыма чиркәүдән изге су алам. Аның дәвалау көченә ышанам.
    Сергей: "Безнең гаиләдә әлеге бәйрәмне билгеләп үтү кабул ителмәгән иде, ә инде өйләнешкәннән соң, хатынымның әти-әнисе авылына Хач ману бәйрәменә кайттык. Кыскасы, барысы да шәп булды: башта без күлдә ясалган махсус коену урынында госелләндек, ә аннары өстәл янына утырдык, Ходайга гомер биргәне өчен рәхмәт белдердек, туганнар белән аралаштык, бер-беребезгә сәламәтлек һәм җитешлек теләдек. Хәзер бу матур гадәткә керде, һәм мин моңа бик шатланам".
    Анастасия: "Хач мануда иң кызык­лысы - су коену. Без әни һәм әти белән Ульян янындагы монастырьга ике тапкыр бардык. Анда су бик салкын түгел, мин хач кылдым һәм өч тапкыр чумдым. Әни бу җанны һәм тәнне дәвалый дип әйтә, ләкин иң мөһиме, яхшылык турында уйларга һәм игелекле гамәлләр башкарырга кирәк. Мин шулай эшләргә тырышам да. Су коенганнан соң, без әби янына барабыз, ул барыбызны да төрле тәмле ризыклар белән сыйлый, һәм бәйрәм булуына һәркайсыбыз ихластан сөенә".
    Мәрзыя: "Мин татар булсам да, дусларым төрле милләттән: руслар, мордвалар, чуашлар. Теләсә кайсыбызның бәйрәме җитүен түземсезләнеп көтеп алабыз, чөнки бу бергә җыелу өчен сәбәп булып тора. Үзебезнең шатлыклар, борчулар хакында сөйләшәбез, уй-ниятләрне уртаклашабыз, кайчакларда гаиләләрдә килеп туган проблемаларны "зур киңәшмәдә" хәл итәбез.
    Шулай итеп менә Хач мануда җыелышабыз, әле Фроловога, әле Ульян өлкәсенә барабыз. Берничә тапкыр бәйрәмнең оештырылуы һәм Раифадагы әкияти боз шәһәрчеге белән хозурландык. 19 гыйнварга каршы төндә анда бәйрәм гыйбадәте уздырыла. Бәйрәм салютын, дөрес, берничек тә күрергә туры килгәне юк. Әгәр барырга насыйп булмаса, ул чакта су чыккан теләсә нинди матур күренеш­ле урынны табабыз: битне юабыз, аның шифалы үзлекләренә ышанып, су эчәбез һәм үзебез белән алабыз. Гаҗәп, әлеге су озак вакытка кадәр үзенең саф чисталыгын һәм кабатланмас тәмен саклый, ә ничак­лыга хәтле икәнлеген әйтә алмыйм: сак­лыйбыз, аннары таратабыз, калганын акрын гына эчеп бетерәбез. Ниндидер аңлатып бирә алмаслык хәлләр әлеге төндә су белән генә түгел, шулай ук табигать һәм кешеләр белән дә барлыкка килә. Тирә-юньдә бөтенесе дә бәллүр сыман чисталык­ка һәм искиткеч матурлык­ка төренә".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: