Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Чирне дәвалауга караганда, кисәтүе җиңелрәк

    Гриппны һәм барлык йогышлы вирусларны кисәтү өчен безгә көз айларында үзебезнең сәламәтлек торышына игътибарлы булырга кирәк.

    (Тәтеш, 21 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Һава торышы көн саен салкынрак һәм дымлырак була бара. Төрле вируслар нәкъ тә менә шундый мохиттә тиз тарала да инде. 

    Пневмония, халыкта әйтелгәнчә – үпкә ялкынсынуы, барыннан да бигрәк көз айларында
    тиз тарала торган куркыныч йогышлы чирләрнең берсе булып тора

    “Тәтеш районында­ бү­генге көндә пнев­мония очрагы, узган ел белән чагыштырганда, 4 тапкырга күбрәк теркәлде.  Иммунитет түбән булу, башка йогышлы чирләр оч­рагын­дагы кебек, пнев­мо­ния­­ башлануның төп сә­бәп­чесе булып тора, – ди Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш таби­бы­ның эпидемиоло­гия­ мәсьәләләре буенча ­урын­басары Наталья­ ­Знатнова. – Кеше организмына инфекция­ эләккән вакытта сулыш­ юллары беренче булып­ зыян күрә – кеше төчкерә башлый, аннары йөткерү дә өстәлә. Ике сәгатьтән йөткерү көчәя һәм салкын­ тиюнең беренче­ билгеләре барлыкка килә, туңу, тем­пература күтәрелү кү­зә­телә. Инфекция үрчеп, трахеяларга үтеп керә, һәм үпкәләргә зыян сала. Кеше тамагында, трахея­сында, сулыш юлларында аерым бер авыртулар тоя. Сулыш алуы кыен­лаша. Боларның барысы да тәүлек эчендә, хәлне кат­лауландыручы башка тискәре факторлардан тыш, барлыкка килергә мөмкин”.

    Пневмония үзенә гаять зур игътибар һәм дөрес, вакытында дәвалануны таләп итә. Бе­лергә­ кирәкле төп ка­гый­дәләр: чирнең беренче­ бил­геләре вакытында – кичек­мәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм үз белдеклегең белән дәваланмаска.

    Профилактика беренче урында тора.
    Тәтеш үзәк район хаста­ха­нәсе белгече барлык гражданнарга иминлек ка­гый­дәләренә  әһәмият бирергә киңәш итә: 
    – кешеләр күп җыела торган урыннарга барудан тоткарланып торырга, 
    – туңудан сакланырга һәм һава торышына­ карап киенергә, 
    – иртән һәм­ кичләрен йоткылык­ өстен гадәти су белән чайкатып­ алырга, 
    –биналарны еш­ җилләтергә, 
    – дымлы­ җы­еш­тыру ­уздырырга, 
    – битлек һәм перчатка кияргә, 
    – чамадан тыш арымас­ка, тулы кыйммәтле һәм төрләндереп тукланырга, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр кулланырга. 

    Хроник чирләр бе­лән авыручы, иммун сис­темасы түбән бул­ган­ тәтешлеләргә, 65 яшь­­тән өлкән затларга өй­ләреннән бер сәбәпсез чыгып йөрмәскә тырышырга кирәк. Чирнең беренче бил­геләре күренүгә үк, аның көчәеп китүенә юл куймас өчен, табибка бару зарур. 

    Табиблар вакцина ясатуны вирус йоктыруга каршы төп корал дип саный: иммунитет җайлашырга өлгерсен өчен, аны көзен ясатырга кирәк.

    фото: Татар-информ
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: