Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Дүрт малай һәм бер кыз

    Богдашкинодан Торгашовлар гаиләсе авыл тынлыгын беркайчан да шәһәр ыгы-зыгысына алыштырмаучылардан.

    (Тәтеш, 1 июль, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотосы) “Эшчәннәр, бердәмнәр, биш бала тәрбиялиләр”, – дип тасвирлый Алена Николаевна белән Алексей Валерьевичны Урюм авыл җирлеге башлыгы Николай Краснов. Аның киңәше буенча күп балалы гаилә янына барабыз.

    Эссе көн. Өйалды бакчасындагы пионнар кызудан әлсерәп башларын аска игәннәр, ә сары үрдәк бәпкәләре күмәкләшеп “чөкердәшәләр”. Без килүне сизгән эт тә каты итеп өрә башлады. Зифа буйлы хатын-кызны күргәч, аның биш бала анасы икәнлеген чамалап та булмый. Бәхеткә каршы, безгә ишле гаиләне өйдә тулы составта очратыр­га насыйп булды.

    “Әйдәгез, саф һавада сөйләшик. Бакчагызда утыргычыгыз да бардыр?” – дип кызыксынам мин. “Ә нигә анда эскәмия. Яшелчә бакчасында утырып торырга түгел, ә эшләргә кирәк”, – дип елмая Алена Николаевна.

    Ул 2000 елда Алексейга кияүгә чыккач, туган авылы Иоководан Богдашкинога күченә. Ир белән хатын биредә инде унсигез елдан бирле гомер кичерә. Шушы вакыт эчендә аларның биш балалары туа. “Димага – 17, Кириллга – 16, Эвелинага – 13, Артемга – 11, Вадимга – 9” , – дип саный күп балалы ана. “Дүрт улы һәм назлы бер кызы бар”, – дип уйлап куям күңелемнән.
    Гаилә башлыгы тормыш җитешлеге өчен акча юнәтү максатыннан башка шәһәргә китеп эшли, Алена Николаевна Богдашкино мәктәбендә чу­аш теле белән әдәбия­ты укыта. Ул туган тел һәм әдәбият укытучылары мас­­тер-классының “Туган­­ тел” Бөтенроссия бәй­гесе­нең муниципаль һәм йомгаклау этаплары, “Ел хатын-кызы. Ел ир-­аты. Хатын-кыз карашы” Рес­пуб­лика конкурсының “Ха­­тын-кыз-ана” номинация­се буенча зона турында җиңүче. Биш ел элек Торгашовлар “Яшь гаилә” район бәйгесендә җиңүче булдылар, алар анда балалары белән бергә альбом һәм тәкъдим итү әзерләгәннәр иде. Өйләрендә туган телләре – чуашча сөйләшәләр. Ата-­аналар аны, халыкның гореф-гадәтлә­ре кебек үк, белергә кирәк дип инаналар.
    Ир белән хатынның эшне, балалар турында кайгыр­туны һәм шактый зур йорт хуҗалыгын алып баруны, хәтта авыл тормышындагы сыерлар, бозаулар, дуңгызлар, корт-кошлар белән чагыштырганда, ничек итеп барысын бергә берләштерә алуына гаҗәпкә каласың. “Әле тагын ике эт һәм ике мәче”, – дип шаяртып өсти Алексей Валерьевич. Аның каравы өстәлләрендә һәрвакытта үзләренеке, табигый чис­та ризыклар. Җәен, күп кенә авыл кешеләре кебек, ял итәргә бөтенләй дә вакытлары калмый диярлек, чөнки әле олыгайган әти-әниләренә дә ярдәм итәргә кирәк. Торгашовлар гади хакыйкатьне раслап, әйтерсең лә армыйлар да шикелле: “Хәрәкәт – ул тормыш”.
    Бүлмәгә керү юлында басып торган балалар безнең әңгәмәне кызыксынып тыңлыйлар. Аларга мөрәҗәгать итәм: “Сезнең әти-әниегез ниндирәк?” Эвелина, бераз уйланып торгач, болай дип җавап бирә: “Әни – киң күңелле, аңлаучан, кайгыртучан, ә әти – бик әйбәт һәм безне беркайчан да ачуланмый”. Әти-әниләре инде бер яки ике бала булган гаиләне күз алдына да китерә алмыйлар, чөнки алар үзләре дә абый-апа, эне-сеңелләре тирәлегендә үскәннәр. “Безнең өйдә һәрвакытта шау-шулы һәм күңелле, бу яхшы да, картаймыйсың”, – дип уртак­лаша Алена Николаевна.
    Авылга караганда шәһәр тормышы күпкә кызыклырак дигән фикер яши. Әмма Торгашовлар моны кире кага: алар зур гаиләнең олы бәхет булуын раслап, һәр туган көнгә шатланалар, тормыш юлында кулга-кул тотынып баралар. Һәм бәхетнең кайда төзелүендә бернинди аерма да юк: ыгы-зыгылы шәһәрдәме яисә Тәтеш районының кечкенә генә бер авылындамы.
    Елена ВИКТОРОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: