Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Дуслык әйлән-бәйләнендә

    Җомга көнне россиялеләр Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәләр.

    Тәтеш ягы иксез-чиксез илебезнең гаҗәеп почмак­ларының берсе. Бу җирне озак гасырлардан бирле тынычлыкта һәм бердәмлектә яшәүче дүрт төп милләт кешеләре биләп тора.
    Шәһәр исеменең килеп чыгу юрамасы да катлаулы этник состав турында сөйли: чуаш сүзеннән алынган "Теис тус" - "Чикләвек тавы"н, татарчадан "Тау-­таш" яки "Тау-теш", русчадан "Тетеха" - "алпавыт биясе", бу "зур гәүдәле хатын-кыз" һәм "Тятя, уши!" "Әти, колактан тарт!" дигәнне аңлата, шулай ук Тәтеш исемле бай хан белән бәйле. Үзеңнең туган җирең нинди генә телдә яңгыраса да, ул - безнең тарих, барыннан да элек, кешеләр. Бу аларның язмышы, хезмәт казанышлары, яшәү теләге һәм үз халкы, Ватаны хакына эшләү. Шуңа күрә дә район үсешендә төрле милләт вәкилләреннән торган танылган шәхесләрнең, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ветераннарының, табибларның, укытучыларның, иҗат интеллигенцияләренең язмышлары бергә үрелеп, янь-янәшә булып район тарихын барлаулары тулысынча закончалыклы.
    Һәрбер авылның үз тарихы, үзенең истәлекле урыннары, үзенең атаклы кешеләре бар. Никифоровкада, мисалга, революционер Вера Фигнер үскән. Кошки-Новотимбаевода - танылган эшлек­леләрнең тулы бер төркеме: чуаш мәгъ­рифәтчесе Иван Яковлев, драматург Максимов-Кошкинский, шагыйрь Александр Алга. Келәшлеләр Сәлахетдин Вәлиуллинны тирән хөрмәт белән искә алалар. Үтәмеш халкы әдәби тәнкыйтьче Гали Халит белән горурлана. Олы Тарханда Татарстан Респуб­ликасының атказанган артистлары Руслан Дәминов һәм Барый Тархановлар туып-үскәннәр. РСФСР Югары суды рәисе, Җиңү парадында катнашкан Александр Орлов тумышы белән Чинчуринодан. Якташларыбыз Гыйлем Камаев, Аркадий Боголюбов, Солтан Яруллин, Владимир Хапаев, Михаил Куприянов, Светлана Демина һәм башка бик күпләр белән горурланабыз.
    Тәтеш районының күп милләтле халкы бүген дә үз тарихын һәм социаль-икътисади үсешен югалтмый.
    Милли мәдәниятне сак­лау һәм яңарту, районда яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары буенча үзара килешү эшчәнлеге максатында тантаналы рәвештә Халыклар дуслыгы йорты ачылды. Аңарга элегрәк оештырылган милли-мәдәни үзәкләр урнашты. Алар иҗтимагый оешмалар, районның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, төрле дин һәм конфессия вәкилләре белән хезмәттәшлек итәләр. Федераль, республика программаларында, Татарстан Рес­публикасы дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча муниципаль прог­раммада актив катнашалар. Районда туган телне өйрәнү буенча мәктәпләр эшли. Ә туган тел укытылмый торганнарында традицияләрне, тарих һәм мәдәниятне өйрәнү буенча төрле дәрестән тыш чаралар үткәрелә.
    Сабан туе, Май чабу, Валда Шинясь, Шәфкать-Шәриф, Авыл көннәре һәм башка күп кенә күмәк бәйрәмнәр - милли мәдәниятне саклау һәм үстерүнең матур үрнәкләре. Җирле фольклор коллективлары анда үзләренең иҗатлары белән сөендерәләр. Районда ел саен 40 процентка якын милләтара никахлар теркәлүе дә уңай сыйфатларны чагылдыра. Статис­тика күрсәткәнчә, болар нигездә барлык диннәрнең гомумкешелек кыйммәтләрен хөрмәтләүче нык гаиләләр.
    Тәтеш ягы күп кенә мәдәниятләрнең тарихи учагы булып торган һәм бүген дә биредә һәрбер халыкның бердәй кыйммәтен үстерү һәм милли үзенчәлекләрне саклау өчен барлык шартлар да булдырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: