Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Эшкә карата таләпләр – намуслылык һәм кыюлык

    Тәтеш районының фидакарь полицейскийлары тәүлек әйләнәсе авыр хезмәт башкара: сезнең белән безнең иминлек һәм тыныч тормыш өчен гаять зур җаваплылык алар вазифасына төшә.

    (Тәтеш, 10 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина (автор фотосы) ). 

    Һәм шуларның күпчелеге үзләренең һөнәри бәйрәмендә хезмәт бурычларын үтәп, эш урыннарында булачак.

    “Һәрвакытта барысы да имин генә булсын иде”, – дигән теләген белдерә полициянең учас­ток уполномоченные Дмитрий ­Фурасьев. Аның полиция­дә эш стажы чагыштырмача азрак булуга карамастан, күпкә олырак һәм тәҗрибәле хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый алган. Шәһәрнең үзәк өлешендәге аңа ышанып тапшырылган 1нче санлы участокта якынча өч мең ярым кеше яши: күп катлы йортларда һәм шәхси секторда гомер итүчеләрнең, күпчелеген ул танып белә. “Телефон тынып тормаган көннәр дә бар. Теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Күбрәк очракта – ярдәм сорап, – ди Дмитрий Владимирович. – Ир белән хатын арасында бәхәсләр килеп чыга, кайчак­ларда күршеләр еш кына территорияләрен бүлешә алмыйлар. Ә кайвакытта кемгәдер бары тик сөйләшергә кирәк”. 

    Участковый үз участогын көн саен йөреп чыга. Менә капюшоннарын маңгайларына тартып төшергән ике яшүсмер аның игътибарын үзенә җәлеп итте, алар ташландык ишегалдында тәмәке тартып тора. ­Полицейский үзенең кем икәнлеген белдереп, үсмерләрнең кайдан булулары һәм ниләр белән шөгыльләнүләре белән кызыксынды. ­“Минем хезмәт бурычына хокук бозуларны профилактикалау да керә, – дип аңлатма бирде ул. – Әле тагын иректән мәхрүм ителү урыннарыннан чыгарылган гражданнарга ­күзәтчелек итү”. Йөкләмәләр күп.

    Канунны белү белән бергә кыюлык, сабырлык, әдәплелек таләп ителә торган шундый җаваплы һәм авыр хезмәтне нигә сайладың дигән сорауга, Дмит­рий Владимирович һөнәренә аңлап килгәнлеген әйтте. Тренер Альберт Бәдртдинов җитәкчелегендә җиденче сыйныфтан ук стендка ату белән шөгыльләнгән. “Спорт, берсүзсез, физик һәм ихтыяр сыйфатларын ныгыта, тышкы һәм эчке күңелсез йогынтыларга каршы торырга, үзеңнең гамәлеңне, тотышыңны контрольдә тотарга өйрәтә”, – ди участковый. Спортчының әлеге сыйфатлары тәтешлегә институтта укыганда һәм хәрби-һава гаскәрләрендә хезмәт иткәндә кирәге чыккан, ул анда взвод командиры урынбасары вазифасын үтәгән. “Үземнең Тәтешне беркайчан да зур шәһәрләргә  алыштырырга уйламадым. Җирле спорт комплексында инс­труктор булып эшләгәндә полициядә вакансия барлыгын белдем һәм эшчәнлек өлкәсен алыштырырга уйладым, бу хакта хәзер бер генә дә үкенмим. Полициядә хезмәт итүнең абруе үсә бара, – дип уртаклаша Дмит­рий Фурасьев. – Үземне ышанычлы нык гаиләдә сыман хис итәм, киңәшмәләрдә без проблемалы барлык сорауларны карыйбыз, җитәкчелек тарафыннан куелган бурычларны бергәләп хәл итәбез. Һөнәри дәрәҗәне камилләштерергә, норматив базаларның үзгәреше артыннан күзәтергә һәм үзебезнең белемнәрне тәҗрибә эшчәнлегендә вакытында кулланырга омтылабыз. Бердәм эшләү ярдәмендә, күп кенә хокук бозуларны һәм җинаятьләрне булдырмый калабыз”.

    Россия Эчке эшләр ми­нистр­лыгының Тәтеш районы бүлеге 3нче категория­ле 21 территориаль бүлек арасында 2019 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 3нче урынны били.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: