Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Халыкның хезмәт батырлыгы

    2017 елның февралендә Казан әйләнмәсе төзелеше тәмамлану көненә 75 ел тула.

    Без төзүчеләрнең - татарстанлыларның тиңдәше булмаган хезмәтенә тиешле бәя бирергә бурычлы.
    Әлеге героик хезмәт турында рәсми мәгълүматлар сакланмаган диярлек. Сугыш елларының район гәҗите төп­ләнмәләрендә азрак мәгълүматлар, Тәтеш районы тарихы музеенда документлар бар. 2004 елда Урюм урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Геннадий Карабаев җитәкчелегендә бәяләп бетергесез эзләнү-тикшерү эшләре үткәрәләр. Элекке Олы Тархан районы территориясендә "Казан әйләнмәсе"н төзүдә катнашкан кешеләр турындагы мәгъ­лүматларны бөртекләп җыялар.
    Сугыш башында, СССР Хөкүмәте карары белән, Казан беренче дәрәҗәдәге яшерен шәһәргә әйләнә. Бирегә СССР Дәүләт банкының үзәк казнасын күчерәләр, эре оборона предприятиеләрен, "атом бомбасы атасы" Игорь Курчатов җитәкләгән серле "Уран" лабораториясен китерәләр. Ул вакытта Казан дары заводы фронтны сугыш кирәк-яраклары белән өзлексез тәэмин итүче илдәге бердәнбер предприятие була. Шәһәр иминлекнең көчәйтелгән чарасына күчә.
    Фронтта хәлләр бик авыр булганлыктан, 1941 елның көзендә үк Казан янында танкка каршы саклану чиге - "Казан әйләнмәсе" төзелеше башлана. Ул немецлар һөҗүмгә күчкән очракта Казанны һәм аның якын-тирә районнарын сакларга тиеш була. Чикләр Покровское авылыннан Идел ярына күчә, Урмар станциясе, Кайбыч, Апас үзәге аша Куйбышев шәһәре юнәлешендә уза. 1941 елның 25 октябрендә Казан оборона комитеты күрсәтмәсе буенча аның төзелешенә мобилизация башлана. Районнардан җыелучыларны 400-500әр кешелек колонналарга туплыйлар һәм төзелешкә җибәрәләр. Мобилизация беренче нәүбәттә оборона чикләре уза торган район территорияләрендә үткәрелә. Бу Олы Тархан, Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш районнары.
    Гаять зур хәрби-инженерлык корылмасы - Казанны ярымалка рәвешендә саклагыч төзелеше респуб­ликабыз халыкларының сугышчан тарихында героик һәм фаҗигале моментларның берсе. Ярымач, ярымялангач кешеләр 30-40 градуслы суык­та көрәкләр, кувалдалар, кәйләләр белән ут нокталары, команда пунктлары, траншеялар, танкка каршы озын чокырлар казыйлар.
    Дәүләт оборона комитеты күрсәтмәләрен үтәүдә районның хезмәткә яраклы күпчелек халкы катнаша. "Казан әйләнмәсе"нең гомуми озынлыгы Олы Тархан районы территория­сендә генә дә 30 километрга якын. Танкка каршы ныгытмаларның гомуми озынлыгы 331 километр.
    Оборона чиге төзелеше 1942 елның 11 февралендә тәмамланган дип санала, дәүләт комиссиясе аны шул көнне кабул иткән.
    Окоплар җир белән тигезләнсә дә, әйләнмә эзләре әле безнең районда һаман да сакланган. Язын, сөрелгән басуларда кара җир уртасында аларның чиге - киң булып сары балчык эзләре сизелә. Урманнарда да гадәти чокырлар булып күренгән траншеяларны очратырга мөмкин. Шул вакыйгаларда катнашучылар елдан-ел кими бара. Әгәр шундый төзелештә катнашучылар яки аларның туганнары, шуларны үз башларыннан кичерүчеләр сөйләгәннәрне хәтерләүчеләр хәбәр итсәләр, рәхмәтле булыр идек. Безгә редакциягә 2-53-84, 2-54-95 телефоннары аша шалтыратыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: