Иң зур рәхмәт – тәмле диеп ашау
423
0
0

Мәктәп ашханәсе - теләсә нинди уку йортының аерым патшалыгы.
Тәтештәге татар урта мәктәбе кухнясында да чын тылсымчылар хезмәт куя - аш пешерүчеләр Зөһрә Январова белән аның ярдәмчесе Рушания Җиһаншина.
Ашханәдә - чиста һәм уңайлы, менюда - тәмле һәм файдалы ризыклар! Кунакчыл уку йортында булганнан соң, без моңа тагын бер кат инандык.
"Яхшы эшчәннәрне табуы бик тә авыр. Әйтергә кирәк, алар алтынга тиң. Аш пешерүчедән дә, аның ярдәмчесеннән дә бик уңдык", - дип бәяли хезмәткәрләрне мәктәп директоры Асия Ибраһимова.
Кухня хуҗабикәләренең ял итәргә вакытлары юк диярлек, хәтта каникул көннәрендә дә биредә балаларны тукландыру белән лагерь эшли.
Кишәрлектәге яшелчәләрне мәктәп педагоглары һәм укучылары үзләре үстерүләре, шулардан бөтен уку елы дәвамында төшке аш әзерләнүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Уңышны шунда ук, ашханәдә, банкаларга ябып, маринадлап та куялар. Шуңа күрә дә, балалар биредә өйдәге сыман тукланалар дип ышанып әйтергә була. "Дәрестән соң мәктәп-2012" проектында җиңгән өчен бирелгән грант акчасына сатып алынган техника яшелчә бакчасындагы эшләрдә зур булышчы. "Хезмәтем бик ошый, сәгать иртәнге алтыда киләм. Азык-төлекне әзерләгән арада, Рушания дә килеп җитә. Эшне катгый бүлеп башкармыйбыз, бер-беребезгә һәр нәрсәдә ярдәм итәбез. Ризыкны төрләндереп пешерергә тырышабыз", - диде Зөһрә Заһир кызы.
Әлеге ханымнар педагоглар һәм укучылар тарафыннан әйтелгән рәхмәтне, иң зур мактау сүзе дип саныйлар. Һәм, әлбәттә инде, тегеләренең дә, боларының да яхшы аппетитына чын күңелдән сөенәләр.
"Мәктәптә һәрвакыт кайнар төшке аш. Барлык ризык та тәмле, әмма миңа барыннан да бигрәк макарон һәм яшелчә ашы ошый", - дип уртаклашты бишенче сыйныф укучысы Альберт Маямсин.
"Көне буе аяк өстендә арыйсызмы?" - дигән сорауга Рушания Мансур кызы болай җавап бирде: "Укытучылар да, балалар да үзләре артыннан өстәлне җыештырып калдыралар. Миңа савыт-саба гына юарга кирәк. Укучылар да безнең белән бергә кизү торалар - шулай ук зур ярдәм".
Аш пешерүче дә, аның ярдәмчесе дә үзләренең бурычларын үтәп бетермичә, "хәрби посттан" китмиләр. Менә нинди ул - җаваплылык.
Билгеле булганча, ризык тәмле генә түгел, шулай ук файдалы да булырга тиеш, ә Зөһрә Заһир кызы белән Рушания Мансур кызының ул нәкъ тә менә шундый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
19 гыйнвар 2021 - 16:17Республикада 92 яшьлек пенсионер коронавирустан прививка ясаткан Хатын-кыз үз теләге белән вакцина ясатырга карар кылган.1100
-
19 гыйнвар 2021 - 14:26Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән. Тулырак: http://tetyushy.ru/news/koronavirus-covid-19/respublikada-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-95-yaa-ochragy-achyklangan1000
-
19 гыйнвар 2021 - 14:23Тәтеш районы Ильинское авылында ис газы белән агуланган ир белән хатынны хастаханәгә озатканнар Ир-ат белән хатын-кыз мичтән чыккан ачы төтенне сулап агуланган.800
-
19 гыйнвар 2021 - 12:19Балалар сәнгать мәктәбе яшь рәссамнарының уңышлары Кышкы әкият «Бөтенроссия иҗади конкурсында» Конкурсның максаты: мәктәп яшендәге балаларның иҗади сәләтләрен, иҗатның сәнгать төрләре белән кызыксынуларын тормышка ашыру һәм талантлы балаларны ачыклау.2900
-
19 гыйнвар 2021 - 10:06"Лидер мәктәбе: ата-аналар компас" республика семинары узды Мәгариф бүлеге хәбәр итә.3500
-
19 гыйнвар 2021 - 08:10«ЭпиВакКорона» вакцинасын кемнәргә ясатырга ярамаганлыгын әйттеләр Февраль аенда Россиядә коронавирустан дәвалау өчен күпләп препарат җитештерү башланачак.4300
-
19 гыйнвар 2021 - 07:16Тәтешле инглиз теле буенча олимпиадада призер булды 2021 елның 15-18 гыйнварында «Дуслык» республика олимпиада үзәге базасында Инглиз теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.4500
-
18 гыйнвар 2021 - 20:23Гидрометеорология үзәге татарстанлыларны томан турында кисәтә 19 гыйнварда һава шартларының начарлануы көтелә.7000
-
18 гыйнвар 2021 - 18:26Республикада яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә юл һәлакәтендә исән калган Кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.7200
-
18 гыйнвар 2021 - 16:13«Форпост» активистлары социаль челтәрләрдә «Сәламәт буласың килсә, чыныгасың!» чаралар үткәрәләр МБУ «Центр «Форпост» хәбәр итә7000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.6300
-
18 гыйнвар 2021 - 11:55Химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре Тәтеш муниципаль районы укучылары командасын тәкъдим итте7800
-
18 гыйнвар 2021 - 09:39Республикада коронавирустан тагын өч кеше вафат булган Бүгенге көндә республикада Covid-19дан үлүчеләр саны 225гә җиткән.8100
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
19 гыйнвар 2021 - 03:34Суммасы-күбрәк, карары тизрәк: 2021 елда ана капиталы программасына нинди үзгәрешләр кертелде?Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде.5800
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08106100
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.59100
© 2011 - 2021. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+