Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Иҗат итәр өчен яхшы шартлар булдырылган

    “Мәдәният” илкүләм проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты кысала­рында капиталь ре­монт­ланган район мәдәният ­йорты тәтеш­леләрне һәм ку­нак­­ларны яңача итеп ­каршылый.

    (Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”).

    Районның төп мәдәни үзәгенә кергәндә иркен залга игътибар итәсең, иминлек максатыннан ишекләрдә тимер эзләү кысалары урнаштырылган, каравылчылар өчен видеокүзәтү мониторы белән махсус урын җиһазландырылган.

    Тамашачылар залында ди­варлар аксыл көрән төстә, үзенчәлекле яктырт­кыч­лар урнаштырылган. Шунысы ае­руча да мөһим, сәламәтлекләре буенча мөмкинлек­ләре чикле кешеләр кереп йөрсен өчен барлык таләпләр тәэмин ителгән. Концертларга килгән тамашачылар зур залда, элекке вакытка караганда, җылылык радиаторларының исәбе шактый күп, җылы һәм уңайлы булуын билгеләп үтә. 

    Хореография коллективларында катнашучылар, “Балкыш” фестивалендә чыгыш ясаучылар уртаклашканча, яңа сәхнә элеккесе белән чагыштырганда күпкә уңай­лырак итеп ясалган. “Иркенәйде, борылырга да урын җитәрлек”, – диделәр биючеләр.

    Яңа вокаль сыйныфында шөгыльләнүче коллективлар да канәгать. “Районның ветераннар халык хорында катнашучылар якты, уңайлы бинага килә. Бүлмә музыка уен кораллары, тавыш аппаратурасы белән җиһазландырылган, – ди хор җитәкчесе Маргарита Адайкина. – Без утыздан күбрәк кеше, урын барысына да җитә, иҗат итәр өчен шартлар – искиткеч яхшы”.

    Проект кунакларга да, мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренә дә яхшы булсын өчен, бөтен вак-төягенә кадәр уйлап эшләнелгән: элек методистлар бер бүлмәдә эшли иде, хәзер ул ике булды; хуҗалык мөдиренең – костюмнарга аерым, 2 бизәнү бүлмәсе, хореог­рафия за­лы, һәр катта санузеллар бар. Тавыш операторы Юрий Драгунов болай дип билгеләп үтте: “Алдан без тамаша залындагы балконда эшләдек, эшләргә кыен иде, ә хәзер безнең өчен аерым – заманча һәм технологияле оператор бүлмәсе җиһазландырылган”.

    Район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин уртак­лашып, болай диде: “Авылда мәдәният йорты – җәмәгатьчелек тормышының, ял итү урынының, шулай ук иҗади башлангычларны тормышка ашыру, мәдәниятнең матди булмаган мәдәни мирасын саклау базасы үзәге.  “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында социаль әһәмияттәге объект­ларны тор­мышка ашыру сөендерә. Шулай итеп, 2019 елда Тәтештәге район мәдәният йортын һәм Людоговка клубын капиталь ремонтлау тәмамланды, хәзерге вакытта Киртәле мәдәният йортын капиталь ремонтлау бара”. 

    Белешмә 

    “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында  тормышка ашырыла торган  “Мәдәни мохит” респуб­лика проекты авыллардагы мәдәният оешмалары объектларыннан алып һөнәри сәнгатьне тапшыруга кадәрге мәдәният инфраструктурасын яңарту һәм учреждениеләрен яхшырту юлы белән гражданнарның тормыш сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән. 


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: