Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Игенчеләр шикәр чөгендере, көнбагыш, кукуруз алу, җирләрне туңга сөрү белән мәшгульләр

    Кичәге көнгә 4617 гектар татлы тамырның 2401е җыеп алынган, уртача уңдырышлылык гектардан 420 центнер тәшкил итә.

    Бу - республикада иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе. Шикәр чөгендере кырларының иң зур уңдырышлылыгы "Колос" агрофирмасында (гектардан 522 центнер), "Р. Г. Сафиуллова" КФХда (гектардан 450 центнер).
    Татлы тамырның иң зур мәйданнары "Содружество" ҖЧҖ (4497 гектар), "Колос" (700 гектар) һәм "Р. Г. Сафиуллова"да (500 гектар). "Нива" ҖЧҖ һәм "Казаков" КФХда уңышның яртыдан күбрәге җыелган. Әлеге хуҗалыкларда, шулай ук "АгроСоюз", "Нива" ҖЧҖ, "С. М. Казаков" КФХда үстерелгән уңышның яртыдан күбрәге җыеп алынган.
    Эш тәүлек әйләнәсе бара, кырларда биш ROPA һәм бер Maxtron комбайны эшли. Район чөгендерчеләре бер тәүлек эчендә 130-150 гектар алалар, белгечләр әйтүенчә, татлы тамырның шикәрлелеге яхшы - 16,73 процент. Тулаем 10842 тонна алынган, шикәр заводына 34 мең тонна озатылган.
    "Родина", "Маяк", "Ш.И. Хөсәенов" КФХда көнбагышны инде тәмамладылар. Бу культура районда 1410 гектарда җыелган - барлык мәйданнарның яртысы. Эш дәвам итә. Уртача уңдырышлылык әлегә бер гектардан 14 центнер.
    Кукуруз кырларында да җанлылык хөкем сөрә. Аны "Содружество", "Колос", "Р. М. Заһидуллин" КФХ һәм тагын кайбер хуҗалыклар тәмамлап киләләр. "Содружество", "Родина", "Новая заря", "Нур", "Татарстан"да силос­ка дигән кукурузны җыю төгәлләнеп килә, "Авангард", "Колос", "Маяк", "Яңа юл"да әлеге эшне инде башкарып чыкканнар. Хезмәт фронты шактый әле, ә көзге явым-чәчемнәр "үкчәгә басып килә".
    Елның мул уңышына сөенеп, район игенчеләре 2017 ел уңышы турында хыялланалар, ә моның өчен башта җирне әзерләргә кирәк.
    Төп эшкәртү (сөрү) 46166 гектарда башкарылган (90 процент), шул исәптән тирән эшкәртү 19128 гектарда.
    Белгечләр туфракны тирән эшкәртергә һәм сөрү катламын тирән алып барыр­га киңәш итәләр, бу киләчәк уңыш өчен дым запасы туплап калуга ярдәм итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: