Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Их, челтерәп аккан чишмә буйлары...

    Үз җирлекләре өчен тырышып яшәгән авыл кешеләре бездә соклану уята.

    (Тәтеш, 13 август, "Тәтеш таңнары").  Зур Әтрәч авылында яшәүчеләрнең үзара салым акчасына, шулай ук читтә гомер кичерүче якташларының акчалата ярдәме белән төзекләндерелгән чишмә, аның территориясендәге 
    ял итү урыны хакындагы язмаларыбыз дөнья күреп килде. 

    Биредә әле хәзер дә эшләр тукталып тормый, аны матурландыру эшләре дәвам итә.  Чистартылган түгәрәк күлдә олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп балык каптыра. Биредә үк уха пешерү, шашлык кыздыру җайланмалары бар. 

    Авыл халкы моның белән генә туктап калырга җыенмый, уңайлылык булдыру өстендә эшләр алып бара. Мәсәлән, җәйге вакытларда тынгысыз әтрәчлеләр Хатыйп Хәйруллин белән Ирек Нигъмәтуллин күл буендагы зур үскән үләннәрне чабып алганнар. Хәбир Гыймранов агач үсентеләренә эссе көндә су сипкән. Зурәтрәчлеләр әйтүенчә, суга килүчеләр дә кызу вакытта чәчәкләрнең күңелен күрергә онытмый икән. 

    “Зур Әтрәчтәге ­“Уракчы киз­ләве”н һәм аның янәшә­сендәге күлне үзара салым акчасына, читтә яшәүче якташларның иганә ярдәменә яңарттык, – диде җирлек башлыгы Илнур Юнысов.

    – Чишмәбез тау итәгенә урнашкан иде. Кешеләр өчен тагын да уңайлырак булсын өчен аны аска, үзәнлеккә төшерергә кирәк дигән тәкъдим булды. Авыл халкы белән киңәш-табыш иттек тә, урынын алыштырдык. Ә инде матур итеп томалап алу, суның самавырдан агып торуы, эскәмияләр, түгәрәк өстәл, шашлык кыздыру җайланмасын авылдашыбыз Васыйл абый Яруллин эшләде. Һәм бу бик матур килеп чыкты. Янәшәсендәге бик күптәннән килгән күлне шулай ук җирлектә яшәүчеләр белән берлектә чистартып, аңа кырпы, сазан, кәрәкәләр җибәрдек. Хәзер бирегә авыл кешеләре дә, читтән кайткан кунаклар да ял итәргә килә”.

    Җирлек башлыгы әйтүенчә, әлеге чишмәнең суын Казанда тикшертеп тә кайтканнар. Аны кайнатмыйча эчсәң дә була икән. Бик әйбәт, дәвалау үзлегенә ия, дигән мәгълүматны алганнар. 

    “Халык әлеге чишмә суын бик ярата, аны хәтта зур савытлар белән килеп алып китәләр. Биредә әле эшләр гаять күп. Берничә ел дәвамында алар акрынлап башкарылып торачак. Монда киләчәктә бик матур ял урыны ясарга телибез, – ди Илнур Шәйхулла улы. – Эшләгәч, рәхәтләнеп ял да итәрлек булсын иде. Авылларыбыз төзекләнсен, матурлансын өчен хезмәт куябыз. Авыл кешеләренең үзләренең дә һәр тәкъдимне, мөрәҗәгатьне аңлап, ярдәм итүләренә рәхмәт. Алар белән бердәмләшеп эшләмәсәң, берни дә барып чыкмас иде. Туган җирләр яшәрсен, алга китсен өчен бар көчебезгә тырышабыз”. 

    Зур Әтрәчтән актив хәбәрчебез Мәрзыя Юнысова белән “Уракчы кизләве” һәм яңа күл хакындагы фикерләрен уртаклаштык.

    “Шул яктагы кырга чөгендер эшләргә барганда, урманга җиләккә йөргәндә 
    аннан су алып китә идек. Шушы яклардагы басуларда хезмәт куючылар да җәйге эсседә аның суын эчеп, сусавын басты. Суы нихәтле салкын булса да, беркайчан салкын тидерми, диләр. Аның янәшәсендә һавасы да башка төрле “тәмле”, – ди Мәрзыя Юнысова. – Без ул чишмәгә кечкенә чакта да барып йөрдек. Аңа “Фатыйха” сукмагы дип йөртелгән юл аша туры бәреп чыга идек. Суының юшкыны булмавы да башкалардан аерылып тора. Анда һәрчак кеше күп йөри. Халык суын бик ярата, хәтта күрше авыллардан да килеп алалар. Хәзер биредә самавыр чәе куеп эчеп, күлдә рәхәтләнеп балык тоталар. Авылда шундый ял урыннары булуы бик яхшы. Алда тагын да төзекләндерелер әле, дип ышанабыз. Ком һәм таш китергәннәр, бу моның шулай икәнлеген искәртә. Кемдер матур чәчәкләр дә утыртып киткән. Чиста булсын өчен вакытында җыештырып торырга кирәк шул. Авыл кешеләре булдыра алганча, үзләреннән өлеш кертә. Әлеге урын алга таба тагын да матурланыр дип өметләнәбез”.

    Зур Әтрәчнең мөхтәрәм ке­шесе, җирле шагыйрә Роза апа Фәйзуллинадан “Уракчы киз­ләве”, “Фатыйха” сукмагы ха­кында белештек. Аңа үзенә бер төрле тарих сыйган. 

    Роза апа социаль челтәрдәге дусларыбызга бу хакта видеоязма аша сөйләп, үзенең иҗат җимешен укып ирештерде һәм барыбызга илһам ялкыны, рухи азык өстәде. 
    Авыл халкының туган җир­ләренең киләчәген кайгыртып гомер кичергәнлеге әллә кайдан сизелеп тора. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: