Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Икмәк булса – яшәрбез

    Күңеле бәйрәм теләгән кеше авыл коллективларының район мәдәният йортындагы иҗат отчетларына йөри. Шуның чираттагысын тәтешлеләргә Бакырчы һәм Киртәле җирлекләре бүләк иттеләр.

    Тамашачылар татар һәм мордва халыкларының гадәт-йолалары белән таныштылар, рус, чуаш җырларын ишеттеләр, спорт номерларын һәм биюләрне күрделәр. Ә аңа кадәр халык иҗаты күргәзмәсен карадылар. Җирлекләрнең йөз танык­ламасы, тарихи белешмәләр, сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәлләр - һәрчак бер үк нәрсә кебек, әмма һәрвакыт барсын да укып, карап чыгасы, сок­ланасы һәм хәтердә калдырасы килә.
    - Безнең борынгы әйберләр почмагы - көнкүреш кирәк-яраклары, милли киемнәр, муенсалар, Чуаш Чурапаны һәм Чуаш Чагылдымы хатын-кызларының өйдә кулдан сугылган әйберләре, радио, патефон - Бакыр­чы җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре килүчеләргә шул хакта рәхәтләнеп сөйлиләр һәм аннан соң замандашларының эшләрен дә күрсәтәләр.

    Курчаклар, бәйләгән әйберләр - Луиза Семенова эшләре, чигелгән язгы чәчәк бәйләмнәреннән Лидия Михайлованың җан җылысы бөркелә сыман. Бакырчы мәктәбе укучылары сәйләннән, киптерелгән һәм буялган чәчәкләрдән, хәтта дару ампулаларыннан да үзенчәлекле матур әйберләр ясаганнар.

    Киртәлеләр күргәзмәсе дә алардан кайтыш түгел. Биредә авыл мәдәният йортының "Оста куллар" түгәрәге эшләре - чигеш­ләр, бәйләгән әйберләр урын алган. Лидия Романованың бәйләгән вазасы һәм шунда аллы-гөлле җепләрдән эшләнгән чәчәкләр бәйләме, чигешләре, Зинаида Икинаның башкаларныкына ошамаган салфеткалары, Татьяна Видманованың бәйләгән әйберләре әллә кайдан игътибарны җәлеп итә.
    Шунда ук "Агачка уеп ясау" түгәрәгенә йөрүче балаларның эшләрен һәм Мария Вишнякованың сәйләннән "бәхет агачы"н күрергә мөмкин. Җирлектә карандаш һәм пумала белән эшли белүче осталар да бар икән - балалар бакчасы аш пешерүчесе Надежда Ещиганова һәм студент Татьяна Михайлова шундыйлардан.

    Тальяннан башка бакыр­чылылар концерты буламени? Ул аларның йөзек кашы, бигрәк тә сәхнәдә Навил Ибраһимов һәм Рафаил Хөсниевлар булганда. Ибраһимовларның гаилә ансамбле авылда кич утыру күренешен күрсәтте, дәртле биюдә яшьләр Гөлүзә Ибраһимова һәм Әнис Җаб­баровлар очраштылар. Тамашачылар сөйкемле Луиза Семенованы һәм клуб эше ветераны Зиновий Морозкинны да җылы каршыладылар. Навил Ибраһимов сәләтен дә, ул тагын ике уен коралында - курайда һәм үзе ясаган хромкада уйнап күрсәтте, лаеклы бәяләделәр.

    Җирлекләрдә яшәүчеләрнең күңел көрлегенә һәм талантына сокланмый мөмкин түгел.

    Ә менә җиде яшьлек Алина Климова гәүдәсенең тал чыбыгыдай сыгылмалылыгы белән барсын да таң калдырды. Әнисе Алсу аңа гимнастика өчен махсус костюм теккән, чәчен дә бәйрәмчә җыеп үргән. Кыз күп тапкыр­лар көпчәк ясады, шпагатка утырды, гәүдәсен куллары һәм аяклары белән чорнап куйды. Кыр­шауны да бик оста һәм җиңел генә әйләндерә. Боларны күргәч, сәләтле баланың шушы чыгышы киләчәктә аның спорт карь­ерасына беренче адымнары булсын иде диясе килә.

    Сәхнәгә Киртәле җирлеге яшьләренең "Пайгоня" коллективы чыкты. Аларның дәртле биюләре уяткан хис-тойгылар концерт программасын башыннан ахырынача озата барды. "Чивгоня" фольклор төркемендә катнашучыларның табигатьтән бирелгән көчле тавышлары микрофонсыз да әйбәт ишетелде. Тәтеш тамашачыларына яхшы таныш булган коллектив "На жнивье" (урак өстендә) йоласын күрсәтте. Авыл халкының, мул уңыш өчен җир-анага рәхмәт әйтеп, икмәкне бөртегенә кадәр җыеп алулары тәрҗемәсез дә аңлашылды. Шуны дәвам иткәндәй, Светлана Поселкина авыл турында "Яшәрбез" дигән шигырь укыды, анда "Икмәк булса - яшәрбез" дигән сүзләр кызыл җеп булып сузылды.

    Бу юлы зал шыгрым тулы булмаса да, әмма, минемчә, чыгышларның табигыйлеген һәм гадилеген яраткан иң игелекле һәм рәхмәтле тамашачылар авыл сәнгатькәрләренең осталыгын көчле алкыш­лары белән хупладылар. Үзенең якташларына, киртәлеләргә булышлык йөзеннән сәхнәгә Мордовия Рес­публикасының атказанган хезмәткәре Александра Әбдрәшитова чыкты, аны районда мордва мәдәниятен яңартуны сикәлтәле юлдан башлаучы һәм коллективны җиңүле олимп биеклегенә күтәрүче дип әйтергә мөмкин. Ул да тәтеш­леләргә үзенең җырын бүләк итте.

    Гадәттәгечә район башлыгы Валерий Чершинцев җирлек коллективларына рәхмәт әйтте һәм киләсе елда да шундый иҗат марафонында тагын да уңышлы чыгыш ясарлар дигән ышаныч белдерде. Валерий Сергеевич хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады һәм барсына да сәламәтлек, күңел көрлеге, хыялларының чынга ашуын теләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: