Реклама
Көн темасы
Икмәк һәм хезмәт мәңгелек
Авыл хуҗалыгы тармакларының йомгаклары турында без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений КУРКОВТАН белдек.
- Районда 42 авыл хуҗалыгы берләшмәсе эшләп килә, шул исәптән 23 КФХ. Авыл хуҗалыгы җирләре 96723 гектар били. Хуҗалыкларда 1150 кеше эшли. Язгы чәчү сыйфатлы башкарылды, сабан культуралары, шикәр чөгендере, рапс, кукуруз чәчүлекләре бердәм булып тишелеп чыктылар.
Ашлык - һәр нәрсәгә башлык, диләр. Шуңа да әңгәмәбездә аңа беренче урынны бирик. Тәтеш игенчеләре җыеп алган икмәк уңышы - 69 мең тоннадан артык. Игеннәрне суктыруда 100 комбайн эшләде. Бер уңайдан урак батырын билгеләп үтәсем килә: ул - АКРОС комбайнында 1629 тонна бөртек суктырган "Содружество" ҖЧҖ комбайнчысы Сергей Филатов.
Аянычка каршы, һава торышының көйсез булуы - үсемлекләрнең вегетация башлангычында корылык күзәтелүе, урак вакытында яңгырлар явуы - авыл эшчәннәренә тотылган чыгымнарны кайтарырга һәм планлаштырылган күләмдә продукция җитештерергә һәм сатарга мөмкинлек бирмәде.
Шуңа да карамастан, район авыл хуҗалыгы предприятиеләре "Рацин" ДУБ, Татагролизинг, республика региональ фондына икмәк тапшыру йөкләмәләрен тулысынча үтәделәр, ә "Колос" ҖЧҖ җитәкчесе Рәмис Сафиуллов региональ фондка азык бодаен 7300 тонна сатып, үз заданиесен 6,9 мең тоннага арттырып үтәде, ә район заданиесенә - 55 миллион сумга якынлык 2,3 мең тонна тапшырды. 2014 ел уңышы астына бөртекле сабан культуралары орлыклары җитәрлек - 10,3 мең тонна салынды.
Авыл халкы шәхси хуҗалыкларын ныгытуга кредитлар ала. 2006 елдан 2013 елның 1 октябренә кадәр ЛПХ буенча 578,1 миллион сумлык 3275 кредит алынган, шул исәптән быелның 9 аенда - 69,2 миллион сумлык 364 кредит. Югары технологияле гаилә терлекчелек фермалары төзелешенә булышлык күрсәтү буенча зур эшләр алып барыла. Бездә алар 18.
Терлекчеләребезнең нәтиҗәләре дә әйбәт. Бүгенге көндә продуктлылыкны арттыру өстендә эшлибез. 9 айда район буенча тулаем 11623 тонна сөт җитештерелде. Октябрьдә һәр сыердан уртача 3318 килограмм сөт саудык, бу былтыргыдан 172 килограммга артык. Иң югары нәтиҗәләргә "Р. Х. Сафиуллов" КФХ (5008 килограмм), "Яңа юл" ҖЧҖ (4783), "Нур" ҖЧҖ (3814) иреште.
Республика Президентының авыл хуҗалыгы тармагына зур игътибар бирүе, гамәлдәге республика программалары, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм һәм авылларның социаль сферасын үстерү нәтиҗәсендә авыл халкының иртәгәге көнгә ышанычы һәм туган җирен чәчәк аттыру хакына үз өлешен кертү теләге барлыкка килде.
Бүген ихлас котлауларыбызны ветераннарга, вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча, тулы көчкә эшләүче белгечләргә, кыр һәм ферма эшчәннәренә юллыйбыз. Хәзер авыллар нигездә аларның тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә яши. Һәркемгә финанс һәм җитештерү өлкәсендә уңышлар, тотрыклылык, бәхет һәм сәламәтлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев