Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Җирне кайгыртып

    “Маяк” ҖЧҖда үсемлекләрне саклау белән шөгыльләнәләр.

    (Тәтеш, 11 июнь, “Тәтеш таңнары”). Хуҗалыкта 2588 гектар сөрү җире бар, һәм аларның барысы да кулланылышта.

    Хәзерге вакытта игеннәрне гербицид белән эшкәртү бара. “Бу үсемлекчелектә бик мөһим технологик процесс, – ди Алексей Ахтонов – Ике-өч көн эчендә төгәлләргә ниятлибез. Көзге игеннәрне хисап­лау белән 1 миллион 200 мең сумга гербицидлар, инсектицид­лар, фунгицидлар сатып алдык. Кырлар чүп үләннәреннән арындырылган, чиста, корткычлар һәм авырулардан сакланган булырга тиеш”.

    Районның авыл хуҗалыгы производствосында инде кырык өч елдан бирле хезмәт куючы кайгыр­тучан хуҗа болай дип раслый: “Җирне алдап булмый, ул даими кайгыр­туны таләп итә. Эшкәртелмәгән җирләр юк, пар җирләрен дә эшкәртәбез, яшел конвейе­р­­­­ны да җиренә җиткереп үтибез”.

    Әйтергә кирәк, республика программасы ярдәмендә биредә быел ике тонна сыйдырышлы яңа сенаж траншеясен төзү бара. Югыйсә инде икәү бар, хәстәрләп кую комачауламый, дип саный җитәкче. Дәүләт ярдәме турында сүз чыккач, аның улы, дип­ломлы белгеч, берничә елдан бирле хуҗалыкта эшләүче Алексей да әңгәмәгә кушылып, болай дип өсти: “Дәүләт суб­сидия­се хисабына бер­ гектар сөрү җиренә хуҗалыкка 900 мең сум бүлеп бирелде, шуңарга хәзерге чәчү өчен ашлама, ягулык сатып алдык”. Биредә башка программа буенча салым бурычлары төрендә ашлама сатып алуга ташламалы кредит рәсмиләштерә алганнар. 

    “Маяк” эшчәннәре узган елны мул уңыш җыеп алды, ул тулаем 37 мең центнер тәшкил итте. Алексей Ахтонов әлеге уңайдан Тәтештәге икмәк кабул итү предприятиесенең вакытында сафка басуын билгеләп үтеп: “Ашлык дымлы иде, киптерү җайланмасы юк, анда тапшырдык, безнең өчен бик уңайлы”, – диде. Ә яңа уңышны җыеп алганчыга кадәр складта әле тагын 300 тоннага якын сайлап куелган иген сак­лана.

    Быелгы яз игенчеләрнең күңелен төшерде – орлык­лар җылынмаган коры туфракка салынды, әле тагын чәчү дә вакытыннан бераз соңарды. “Димәк, урып-җыю да соңарачак”, – дип фикер йөртә тәҗ­рибәле аграрий. Шулай да ул күтәренке рухта: “Шы­тымнар начар түгел, ти­шелмәгән урыннарга чәч­тек, яшелләнеп килгән көнбагыш­лар сөендерә, 200 гектар рапс чәчтек. Азык хәстәрләү техникасы әзерлектә, ә кешеләр – аеруча да”. 

    Җитәкче хезмәт коллективын да билгеләп үтә. “Алабирдедән механизаторлар Хәбир Насыйбуллин белән Рәис Галиәкбәров үзләрен бик яхшы яктан күрсәттеләр, инде бишенче ел эшлиләр, җәен – кырда, кышын – фермада. Ямбактылы Николай Трофимов тырмалый, чәчә, туфракны эшкәртә, җавап­лы кеше, техниканы ярата. Без планлаштырганча, әгәр Рослизинг программасы буенча хуҗалыкка бик тә кирәкле булган яңа К-700 сатып алсак, аңа ышанып тапшырачакбыз. Льяштән бар эшкә оста Василий Ефимов кышын тимерчелектә эшли, тыр­маларны тигезли, чәчкечләрне ремонтлый, чәчү вакытында тракторда 470 гектар чәчте”, – ди горурлык белән үзенең хезмәттәшләре турында Алексей Александрович. Ул чын игенче кебек, басулар уңыш белән мулдан сөендерәчәгенә, ә кырларда үскән продукция­ләрнең лаеклы бәядән сорап алыначагына, сарыф ителгән чыгымнар һәм тырышлык куелган крестьян хезмәтенең үзен аклаячагына ихластан ышана.
       
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: