Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Кайчандыр гармун да уйнаганнар

    Берлек. Чираттагы максатыбыз бары өч кенә кеше яшәгән шул авылга барып кайту булды.

    Ноябрь башы, җиңелчә суык кышның якынлашып килүен сиздерә. Вакыт-вакыт соры болытлар астыннан шаян кояш чыгып, күзләрне чагылдыра. Олы юлдан Жуковога борылабыз: тигез тасма булып асфальт җәелеп киткән. Тагын бер борылыштан авыл юлы башлана, бер якта зират кала. Алда, зур агачлар артында, йорт түбәләре шәйләнә.
    Узган гасырның егерменче елларында бирегә Үтәмештән берничә гаилә күчеп килгән. Әмма бу хакта мин соңрак, авыл халкы сөйләгәннәрдән белдем. Әлегә - беренче йорт. Анда кеше яшәвен, күптән түгел явып үткән кар өстендәге эзләр күрсәтә. Ишек какканга яшь чырайлы ханым чыкты. Шунысын искәртим, татар авылына барырга дип чыкканда, минем ул телне белүем җитеп бетмәс дип курыккан идем, әмма юкка булган.
    Суфия Сабитова (рәсемдә) - биредә ярты гасырдан аз гына артык яши. Күрше авылдагы медпунктта санитарка булып эшләгән. Кыш көне аеруча кыен булган. "Иртәнге алтынчы яртыда эштә булырга, чөнки мич ягарга кирәк, ә бит Жуковога кадәр җәяү барасы, утын әзерлисе, су китерәсе бар". Һәм, әйтерсең лә, болар әле күптән түгел генә булган. Үткәннәргә борылып карасаң - улы белән кызы да үсеп җиткәннәр, үз гаиләләрен корганнар. Шулар хакында сөйли дә, Суфия апа елап җибәрә. Сагына... Ничек яшисез, ялгызлык кыен бит, дим. "Без - бер гаилә кебек. Бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәбез, беребез мунча якса - барыбыз да барып юынабыз. Ә Галия апа белән коймакларны, бәлешләрне бергә пешерәбез, бер-беребездә төн кунабыз".
    Галия Сабитова (рәсемдә уңда) Берлекнең икенче башында яши. Аның йортына юл тотам.
    Ә биредә җәен җиләк күп була
    Җәяү барам, якыннан танышу теләгем зур. Авыл уртасыннан кар өстендә бердәнбер сукмак салынган. Вакытлар узу белән ишелгән һәм шактый яңа диярлек булган, хуҗаларын югалткан йортлар яныннан, камыш басып киткән күл буеннан узам.
    Йорт кошларының тавышы тынлыкны бозды. Бер каралты янында торган машинаны күреп алдым. Биредә авылның иң өлкән кешесе 87 яшьлек Фәһим Фәйзуллов яши икән. Әмма, ни аяныч, хуҗа кеше улы янына Зәйгә кунакка китеп барган, мине йорт карарга дип, Тольяттидан кайткан кызы Җәүһәрия каршы алды. Ул истәлекләре белән теләп уртаклашты, чөнки аның балачагы шушы урамда узган. "Кайчандыр мәктәп тә, клуб та бар иде. Әмма ул янды, яңасын төзеп тормадылар. Кибет тә озак эшләде, хәзер ул да юк. Елгага суга, җиләк җыярга йөри идек. Биредә җәен ул күп була", - дип сөйли ул.
    Өченче һәм соңгы йорт - 78 яшьлек Галия апа Сабитованыкы. Мине аның аяклары авырта дип кисәттеләр, чакырганны да көтеп тормыйча, өйгә кердем. Хуҗабикә килүемә сөенде, шуңа да күптәнге танышлар кебек рәхәтләнеп сөйләштек.
    "Мин биредән ерак булмаган урманда үстем. Беркайчан бернәрсәдән дә курыкмадым һәм курыкмыйм да. Элек күңелле иде, хәзер генә ул 44 йорттан өчәү генә калдык. Әле дә хәтерлим, кичен елга буена төшәбез, күктә ай йөзә, ә Асия апа Гыймадиева гармунда уйный иде. Менә шулай яшәдек, бәбкәм. Балалар үзләренә чакыралар анысы. Йөреп торганда, өй эшләрен үзем башкара алганда, беркая да бармыйм әле. Ходай бәрәкәтле гомер һәм сәламәтлек бирсен иде. Чөнки иң кыйммәтлесе шул бит", - дип сөйли Галия апа.
    Жуково авыл җирлеге башлыгы Сергей Кирилловны авылда яшәүчеләр элеккечә авыл Советы рәисе дип йөртәләр. Урамда лампалар янып торганы, кышын юллар чиста булганы һәм кибеткә яки поч­та бүлегенә барып кайту мөмкинлеге тудырганы - транспорт биргәне өчен бертавыштан аңа рәхмәт белдерәләр.
    Берлек авылыннан йөрәк әрнүе белән китәм. Галия апа Сабитованың: "Без үлгәч, авыл да бетәчәк", дигән сүзләре колагымда яңгырап тора.
    Мамыктай кар явып юлларны каплый, һәм шуның белән, әйтерсең лә, тиздән аның эзе дә калмаячак дип искәртә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: