Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хезмәт кешесе

    “Нур” агрофирмасында игенчелек, терлекчелек һәм яшелчә үстерү белән уңышлы шөгыльләнәләр.

    Аның җитәкчесе – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Радик Нургалиев җитештерелә торган продукциянең төрле булуы бик файдалы, дип саный. “Авыл кешесе өчен һәр яңа ел үткәненә охшамаган һәм ниндидер бер генә әйбергә генә басым ясарга ярамый”, – ди ул.
    Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибәле аграрий буларак, фикерен кыю рәвештә әйтә ала, һәм, хаклы булачак та, ә 2005 елның гыйн­варында, әле эшкә керешкән генә вакытта, үзенең сөйләве буенча, авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелегенә нинди авырлык белән ирешүен күз алдына да китерә алмаган. “Хуҗалыкны таркалган хәлдә кабул иттем,  аеруча да сөт-товар фермасы истә калды, – дип сөйли Радик Галимҗан улы. – 200 баш сөт терлегеннән 500 литр сөт савып ала идек, бу бер сыердан тәүлегенә ике литр ярым сөт дигән сүз”. Тик безнең язма герое артка чигенергә күнекмәгән һәм “Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар” дигәндәй, җиң сызганып, эшкә керешкән. План төзегән, аларны тормышка ашыру өчен үз акчаларын керткән, финанс учреждениеләреннән кредитлар алган һәм хуҗалыкны яңадан торгыза башлаган, дөресрәге, кабаттан төзегән. Эш барышында матди-техник база киңәйгән: машина-трактор паркы яңа техникалар белән тулыланган, ашлык складлары, терлекчелек биналары төзелгән.
    Өч ел эшләгәннән соң,  Радик Галимҗан улы яңа юнәлеш – бөртек­ле культуралар орлыкчылыгына алы­ныр­га карар кыла. “Орлык – уңыш нигезе, – ди товар җитештерүче. – Югары сыйфатлы орлыклар яхшы уңыш алуның нәтиҗәле һәм түбән чыгымлы факторы булып тора, алар аны 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирә”. Һәм тырыш хуҗа бу эштә дә уңышка ирешкән – Татарстан орлык­чылары арасында өченче урынга ирешүе аның максатчан эшчәнлегенә югары бәя булып тора.
    Җитәкче республика хөкүмәтенең хуҗалык үсешенә нәтиҗәле ярдәм итүен билгеләп үтте, ул үзе дә барлык дәүләт программаларында катна­шыр­га тырыша икән.
    Бер генә авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә “Нур” хуҗалыгында җитештерелгән яшелчәләрдән башка үтми. “Бәрәңге – икенче икмәк, – ди яшелчәче. – Монастырскидан тыш, быел Алабирдедәге сугару җирен файдалануга тапшырабыз”.
    “Нур”да терлекчелек тә үсә: мөгезле эре терлек көтүе 1216 баш тәшкил итә, шуларның 354е – савым көтүе һәм һәр елны үз хуҗалыгыннан 100 баштан артык тана кертелә.
    Радик Галимҗан улы үз коллективы турында хөрмәт белән сөйли: “Туган җиребездә эшләүче, аны яратучы авыл кешеләре яхшы хезмәт шартларына лаек, шуңа күрә мин авыр хезмәтне җиңеләйтергә тырышам һәм көчемнән килгәннең барын да эшлим”.
    Зур һәм Кече Әтрәч, Алабирдедә оештырыла торган төрле чаралар турында язмалар гәҗитебез битләрендә күп тапкыр­лар басылып чыкты, һәм аларның барысында да Радик Нургалиев үзе катнаша һәм иганә ярдәме күрсәтә. Күп балалы гаиләдә туган Радик Галимҗан улы – үзе дә хәләле Софья белән 20 елдан артык бәхетле никахта гомер итүче күп балалы әти. Гаилә башлыгы үз туганнары һәм яраткан кешеләре белән күбрәк вакыт үткәрер­гә теләсә дә, эше зур игътибар таләп итә шул, көн саен агымдагы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, һәм моны аның якыннары яхшы аңлый. Олы улы Самат – Казан аграр университеты студенты – әтисенә аның эшендә зур ярдәм күрсәтә.  
    “Кешегә күп кирәкми, – ди Радик Нургалиев. – Яраткан гаиләм, үз йортым, хезмәт кую һәм башкалар турында кайгырту, якыннарыма ярдәм итү мөмкинлегем булган өчен Ходайга рәхмәтле мин”.
    Мария ХРАМОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: