Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Хезмәт һәм дуслыкны данладылар

    Тәтеш районында чуаш халкының уңыш бәйрәме “Чуклеме” булды.

    (Тәтеш, 26 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Лина ТИХОНОВА. автор фотолары). Кошки-Новотимбаеводагы кояш нурларына чумган мәйданда бер рәт булып ихаталар һәм ярминкәнең мул өстәлләре тезелеп киткән. Һәрбер йорт үзенең төрледән-төрле милли ризыклары, чуаш халкының көнкүрештәге эш кораллары, халык иҗаты әйберләре, бай бакчачылык уңышы белән сокландырды. Чарада катнашучылар бик теләп милли ризыклар белән сыйландылар һәм матур милли киемнәрне хозурланып күзәттеләр. Гамәли бизәлеш сәнгате осталары үз эшләнмәләрен – сәйләннән һәм тукымадан, агачтан ясалган әйберләрне, чигешләрне, курчак-бөтиләрне, тырысларны һәм тартмачыкларны, балчык савыт-сабаларны күрсәттеләр. 

    Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Чуашия Республикасы делегациясе – Чуашия Республикасы халыклар Ассамблеясе рәисе урынбасары Эдуард Бахмисов, Халыклар дуслыгы йорты директоры Алексей Иванов, Цивиль районының “Цивиляночка” ансамбле, Яд­рин районының “Пелеш” фольклор ансамбле, Шемуршин ­рай­о­нының ­“Пе­­леш” фольклор ансамб­ле, “Савал” фольклор-эстрада ансамбле, К. В. Иванов исемендәге Чуаш академия драма театры артистлары – һәм Казаннан “Салам”, Буа районыннан “Уяв” фольклор ансамбльләре  бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары ­бул­ды.

    Быел 170 яшь тулган чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлевның һәйкәленә кунак­лар чәчәкләр салдылар һәм истәлек аллеясенә агачлар утырт­тылар. 

    Игенчеләр хөрмәтенә тантаналы рәвештә гимн ­яңгырады. Яңа уңышны изгеләндерү йоласы беркемне дә битараф калдырмады. 
    Бәйрәмне район башлыгы Рәмис Сафиуллов ачып җибәрде. “Бердәм яшәгән, хезмәт куйган һәм шулай ук матур итеп ял иткән Тәтешебез җирендә һәркемне сәламли алу сөендерә, – дип мөрәҗәгать итте җые­лучыларга Рәмис Хатыйп улы. – Бүген без “Чуклеме” бәйрәмен билгеләп үтәбез, һәм аны уздыру биредә матур гадәткә әйләнәчәк, чуаш халкының мәдәниятен сак­лау­га, районыбызда яшәүче халыкларның милләтара элемтәсен ныгытуга йогынты ясаячак”.


    Районның чуаш милли-­мәдәни үзәге җитәкчесе Володар Тимофеев бик күп җылы теләкләр белдерде.
    Район башлыгы эшкуар ­Володар Тимофеевка (рәсемдә сулда), район мәдәният йорты методисты Ирина Волковага, Кошки-Новотимбаево мәктәбе директоры Людмила Сачковага, Эдуард Бахмисовка бәйрәмне әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашканнары өчен Рәхмәт тапшырды.

    Чуашия Республикасыннан килгән вәкилләр җавап сүзе белән чыгыш ясап, шулай ук Мактау грамоталары тапшырдылар.

    Тантаналы өлештән соң концерт программасы баш­ланды, җирле һәм килгән музыкантлар, башкаручылар рух күтәренкелеге өс­тә­деләр, ә тамашачылар аларның осталыкларын чын күңелдән алкыш­ла­дылар.

    Бу көнне бездә кунакта булган иҗат коллективлары артистлары хис-кичерешләре белән уртак­лаштылар: “Күп җирләрдә булдык, әмма биредә аерым тәэсирләр, әйтерсең лә Иван Яковлевич Яковлев безне мактаулы карашы белән күзәтеп торадыр, хәзерге буыннарның йөрәгендә тынычлык һәм дуслык турындагы Рухи васыять яшәвенә сөенәдер сыман тоела”.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: