Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Коену сезоны җитү белән суда бәхетсезлек очракларының саны арта

    Бәхетсезлек очракларының күпчелек саны суда үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләрен бозу белән бәйләнгән.

    (Тәтеш, 15 июнь, “Тәтеш таңнары").  Бәхетсезлек очракларының күпчелек саны суда үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләрен бозу белән бәйләнгән.

    Исерек хәлдә су коену (70 процент) һәм тыелган урыннарда су коену (95 процент) судагы килеп чык­кан хәвеф-хәтәрләрнең элеккечә үк төп сәбәпе булып кала, кагыйдә буларак, болар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. 

    Һәркем үзенең һәм янәшәдә булган кешенең гомерен саклауда чиктән тыш оста итеп эш йөртә белерлек булып калырга мөмкин. 

    Беренче санлы зона эзләү-коткару отряды белгечләре сулыкларда үзеңне имин тоту һәм батучыларга ярдәм итү алымнарының төп кагыйдәләрен искә төшерә:
    – кәрәзле телефоныгызга коткару хезмәте номерын сак­лагыз: 112.
    – үзегезнең иминлекне тәэмин итегез, алайса сезнең башкаларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булмаячак.
    – әгәр сез бата торган кешене күрсәгез яки ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетсәгез, килеп чыккан хәл турында коткару хезмәтенә кичекмәстән хәбәр итегез.
    – әгәр якын тирәдә коткару станциясе, сездән башка ярдәмгә килерлек кеше булмаса, барыннан да элек, үз мөмкинлекләрегезне бәяләгез һәм үз көчегезгә ышанычлы булыгыз:

    Якында гына коткару түгәрәге яки кешенең йөзүен арттырырга сәләтле башка әйбер юкмы икәнлеген карагыз, аны батучы кешегә юнәлтеп, ераграк итеп тондырыгыз. Аңа таба йөзегез (якын ук түгел), тынычландырырга тырышыгыз. Аның  гамәлләрен контрольдә тотуын ачыклагыз, батучы әгәр үз-үзен кулда тотуын югалтмаган икән, ул чакта аңа үзен суда тотарга һәм ярга кадәр килеп җитәргә булышыгыз, өстәвенә ул сезнең җилкәгә тотына ала.

    Әгәр бәла кичерүче үз-үзен тота алмаслык хәлдә икән, ул чакта сезне дә үзе белән су астына өстерәп төшеп китмәсен өчен, саклык белән эш итегез. Йөзеп килеп, аның астына чумарга һәм аягыннан тотып, бер үк вакытта аны аркасы белән үзеңә әйләндереп, өскә этеп чыгарырга кирәк. Артта булгач, кулыгыз белән батучының ике кул терсәген эләктереп алыгыз, аны күтәрегез һәм ул суласын өчен аны су өслегенә йөзе белән чалкан әйләндерегез. Шулай да сезнең икенче кулыгыз буш кала, һәм сез йөзә, батучыны ярга алып чыга аласыз.

    Әгәр инде кеше су астына китсә, аны тирәннән табарга һәм шуннан соң тормышка кайтарыр­га тырышып карагыз. Моны баткан кеше суда 6 минуттан да артык тормаган очракта гына эшләргә була. Зыян күрүчене судан алгач һәм аны ярга алып чыккач, якын тирәдәге кешеләрдән “Ашыгыч ярдәм” чакыруларын сорагыз, һәм кичекмәстән аның җанлануына булышлык итүне башлагыз.  
             Бары тик махсус аерым урыннарда, җиһазландырылган кызыну урыннарында гына коеныгыз. Исегездә тотыгыз, тикшерелмәгән сулыклар – су капкалары, тирән чокырлар, куе суүсемлекләр, салкын чишмәләр, ботаклы агачлар, көчле агым, чүпләнгән су төбе – җәрәхәтләнүгә, су астына чуму – үлемгә китерергә мөмкин.

     Исерек хәлдә коенмагыз. Бу суда кешеләр ­үлеменә китерүче төп сәбәпләрнең берсе. 

    Якын килүче (якорьда, причалларда торган) судноларга, катерларга,  көймәләргә, салларга таба якын йөзеп бармагыз, алар астына чуммагыз – бу гомер өчен куркыныч, сезне винтлар төпкә тартып алырга, бортка бәрелергә мөмкин, дулкында тончыгу ихтималы бар.

    Көймәләр һәм башка йөзү әйберләреннән файдалану кагыйдәләрен үтәгез: аларга артык йөк төямәгез, чайкамагыз, алардан суга сикермәгез, кирәк вакытта көймә әйләнеп капланмасын өчен, үрмәләп менүне борын яки арткы ягыннан эшләргә кирәк. Көймәдәгеләрнең берәрсе йөзә белмәскә дә мөмкин булуын исегездән чыгармагыз.

    Йөзә белмәгәндә, аеруча да өреп тутырылган матрацлар, камералар, такталардан файдаланмагыз. Хәтта җиңелчә генә искән җил дә аларны ярдан еракка алып китәргә сәләтле. Әгәр йөзә белмәсәң, суга бары тик билдән генә керергә кирәк.

    Су коену урыннарында урнаштырылган сигнал калкавычлары яки башка чикләүләрне узып китеп йөзмәгез. Алар еракка кереп йөзүнең артык суыну, мускуллар ару, көзән җыеру, үлем китереп чыгаруын кисәтә.

    Чуму һәм су коенучыларны җәлеп  итү белән бәйле судагы шаянлыкларга юл куймагыз, суда шаярмагыз, башкаларны куркытмагыз. Фаҗига булу турында ялган сигналлар бирмәгез.

    Тәүлекнең кичке һәм төнге вакытларында су коенмагыз. Караңгылыкта сез юнәлешне югалтырга һәм ярдан кирәгеннән артык эчкә йөзәргә, сезне килүче судно күрмәскә, төнлә белән гади генә курку да батуның бер сәбәбе булырга ­мөмкин.

    Организмның артык суынуы да судагы кешенең гомере өчен куркынычларның берсе булып тора, аның нәтиҗәсендә төзәтеп булмаслык хәлләр килеп чыгарга һәм кеше хәтта сай сулыкта да үләргә мөмкин. Суның температурасы +18 градустан, һава +20 градустан  түбән булмаганда су коенырга киңәш ителә. Рәттән 3 – 5 тапкыр 10 – 15шәр минуттан артык  су коенырга ярый. Ашаганнан соң 1,5-2 сәгатьтән алдарак су коенырга киңәш ителми.


    Балаларның су коенуы бары тик олылар күзәтүе астында гына булырга тиеш! Һичшиксез йөзәргә өйрәнегез! 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: