Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Коткаручылар Иделдәге куркыныч участокларны ачыкладылар

    Кече суднолар, эзләү-коткару отряды буенча инс­пекция хезмәткәрләре, дәүләт техник күзәтчелек вәкилләре кабартып тутырылган зур тәгәрмәчле "Хивус-6" катеренда Куйбышев сусаклагыч мәйданы буенча патрульлек иттеләр.

    Белгечләр Лобач тавы ти­рәсендәге "Әрмән кызыну урыны", Кама Тамагы прис­тане, Куйбышев затоны янындагы Лачын баласы тавы, Тәтештә һәм Болгарда куркыныч учас­токлар таптылар. "Бу боз калынлыгын үлчәү нәтиҗәсендә ачыкланды, ул 14тән 23 сантиметрга кадәр тәшкил итте. Судно белән тикшерү юлында шулай ук ачык сулы урыннар да очрады - Лобач тавы каршында, Сөйки Югарылыгында, Тәтеш һәм Болгар арасында урнашкан Шишка утравы янында әремнәр үсә", - дип сөйләде "ТР буенча Россия МЧС КСДИ үзәге" ФКУның Кама Тамагы инспекторлык учас­тогы җитәкчесе Алексей Ананьев.
    Патрульлек итүчеләр шулай ук балыкчылар - кышын балык каптырыр­га ярату­чылар һәм ял итүчеләр белән аң­лату әңгәмәләре үткәрделәр, киңәшләр һәм күрсәтмәләр белән белешмәлекләр тараттылар, бозга керү аянычлы булмасынга, эрегән урыннар барлыгы хакында кисәттеләр. Кар машинасында балык тотарга килүче хуҗаларның, өстәвенә әле кешеләр ташу белән шөгыльләнүчеләрнең, транспорт йөртүгә хокукы барлыгы да тикшерелә. Хокук бозучыларга административ җаваплылык турында беркетмәләр тутырыла.
    Коткаручылар балыкчылар һәм кар машиналарында йөрүчеләрнең тагын бер кат исләренә төшерә: су­лыклардагы кар баскан һәм өслеге ярыклар белән капланган боз участогыннан читтәрәк булу, төннәрен елганың боз капламына чыкмау зарур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: