Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Нива” юнәлеш ала

    Безнең хәбәрчеләр район территориясеннән биш ел элек чак кына югалмый калган авыл хуҗалыгы предприятиесендә булып кайттылар.

    Товарлыклы-сөтчелек фермасына бара торган юлдан терлекчелек биналарының яңа калай түбәләре кояш нурында ялтырап күренә. Якынрак килеп җиткәч, читтәрәк урнашкан тузган кирпеч бинаның бушап калган бетон каркасларына игътибар итеп борчылып куйдык.
    "Без дә, "Нива"ның хәзерге җитәкчесе Марат Фазлыев белән биш ел элек бирегә килгәч, каркасларга, ярым җимерек товарлыклы-сөтчелек фермасына, менә шундый хәлдәге хуҗалык территориясенә сезнең кебек үк борчылып караган идек. Боларның барысы да бер инвестор кулыннан икенчесенә күчкән, ә база җимерелә генә барган һәм җимерелгән дә", - диде директор урынбасары Анатолий Сумбаев (рәсемдә аста).
    Яңартып төзелгән ферма биналарының берсенә керәбез. "Үткән елны биредә биш миллион сум сарыф итеп зур эш башкардык, дәүләт 700 меңен кире кайтарды, күп түгел, әмма без моңа да сөенәбез. Терлекчеләрнең эшен җиңеләйтер өчен сөт үткәргеч, тирес чыгаргыч сатып алдык. Икенче якта сыерлар бозаулату бүлеге бар", - дип сөйли ул.
    Сөт блогында ул безнең игътибарны ике тонна сөт сыйдырышлы танк-суыткычка юнәлтте, савым көн саен Ульянга сатып җибәрелә. Аның бәясе, дөресен генә әйткәндә, җитештерү өчен бик хәтер калдырырлык - литры 16 сум...
    Урамнан трактор гөрелтесе ишетелде, ул төргәкле салам кайтарган икән. "Терлекләр өчен азык җитәрлекме соң?" - дип кызыксынабыз. "Барлык муллыгыбыз белән юмарт бүлешә алабыз", - диде Анатолий шаяртып.
    Хуҗалык хакында тагын да күбрәк белер өчен яңа силос чокырында булдык, терлекләр көтүлеге йөргән болынга, сукалана торган кырга бардык. Якында гына шикәр чөгендере дә алалар.
    Ындыр табагы мөдире, сыер савучылар, салам әзерләү һәм җир сөрү белән мәшгуль булган механизаторлар белән аралаштык һәм биредә чынлап та хуҗалык үсеше белән кызыксынуларына инандык. "Эш булуына, лаеклы хезмәт хакына сөенәбез. Хәзерге тотрыксыз заманда тормышта югалып калмадык, җитәкчелеккә һәм туган җиребезгә үзебезнең кирәкле булуыбызны тоя­быз, ә җиңел булмаган крестьян хезмәтенә балачактан ук күнеккәнбез", -диләр авыл кешеләре.
    "Теләсә нинди бизнесның максаты - финанс табышы, - дип фикер йөртә Марат Галимҗан улы. - Бер тырмадан башладык, беренче елны 500 гектар җир үзләштердек, аннары ел саен өстәлде, хәзер безнең ике мең ярым гектар инде. Өч ел элек 15 тана алып, терлекчелек белән шөгыльләнә башладык. Мөгезле эре терлекләрнең гомуми баш саны 150 баш тәшкил итә. 45 голштин токымлыны сатып алдык, сыерлар бозаулый башладылар. Безнең исәп буенча, ике елдан мөгезле эре терлекләрнең баш саны 300гә җитәчәк.
    Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә тәкъдим ителгән программаларда катнашабыз. Андый программалар ашлык салу урыннары хуҗалыгы буенча да эшләсен иде.
    Безнең әлегә зур табышлар юк, шулай да канәгать, барысын да юктан башлап җибәреп, әлегә кечкенә генә авыл хуҗалыгы предприятиесе оештырдык. Иң мөһиме - 20 кешелек тотрыклы эшләүче коллектив бар, ә кызу чорда бу сан икеләтә арта, матди-техник база үсә. Административ офис һәм аерым кухнясы белән иркен ашханә урнашкан бинаны да яңадан диярлек төзедек. Ни аяныч, кредиттан башка берничек тә алга китеп булмый, узган елны 18 миллион сумга техника сатып алдык. Бәясе 5,5 миллион сумлык куәтле "Кировец" тракторы өчен язын озак сроклы кредит алдык, үсемлекләрне саклау чараларына өч миллион сумнан күбрәк китте, - дип хисаплый дипломлы икътисадчы. - Минем тормыш карашым - әгәр бурычка акча алгансың икән - вакытында түлә, шуңа күрә дә безнең пенсия фондына да, финанс-кредит оешмаларына да, бигрәк тә хезмәт хакы буенча бернинди бурычларыбыз юк. Сөт, иген тапшырабыз, югары табышлы культура - шикәр чөгендере урып-җыела. Үткән елны аңардан алган акчалата керем 12 миллион сум тәшкил итте, шуның дүртесе кредитларны каплауга китте. Быел җир мәйданнарын 150 гектарга кадәр арттырдык, яхшы дивидентлар алырга өметләнәбез".
    Әңгәмә барышында Марат Галимҗан улы үсемлекләрне саклауга кыйммәтле средстволар, ашламалар, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр булдыруны да кайгыртуын, шул ук вакытта җитештерелгән продукциянең бәясе элекке дәрәҗәдә калуын әйтеп үтте. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен зур проблема - эшкәртү предприятиеләре булмау. "Әгәр сөтне һәм игенне йөзәр километр юл үтмичә, элекке кебек, Тәтешкә генә урнаштырсак, никадәр отышлы булыр иде", - диде ул борчулы тавыш белән, файдалана алмый торган мөмкинлекләр турында.
    Шулай да үз хезмәтен чын йөрәктән яратып эшләүчеләрне бернинди авырлыклар да куркытмый. Кагыйдә буларак, уңышлы шәхсләр генә эшлеклелек, осталык, ныклык үз эшен берничә адым алдан исәпләп эш итә белүе ярдәмендә максатларда казанышлар яулый ала.
    "Нива" җитәкчесе Марат Фазлыевка әлеге сыйфатларның барысы да туры килә, чөни аның бар да тәртиптә. Планда - күп тармаклы хуҗалык төзү: 500 баш сарык асрар өчен сарык абзары торгызу, баш санын меңгә кадәр җиткерү, ә иркен урманнар һәм чәчәкле болыннар җирле умартачылыктагы бал кортлары өчен менә дигән җир. Хуҗалык эшчәнлеген киңәйтү өстәмә эшче куллар таләп итәчәк, димәк, яңа хезмәт урыннары булачак, бу районыбыз өчен бик тә мөһим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: