Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Нәтиҗә ясадылар

    Безнең районга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов килде.

    (Тәтеш, 8 февраль, «Тәтеш таннары»). Сессия башланганчы Юрий Камалтынов Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең капиталь ремонтланган бала тудыру йортында булды. Аны карап йөрү барышында кунак­лар райондагы демографик хәл турында әңгәмә кордылар. Хастаханәнең аку­шер-физиология бүлеге мөдире Тать­яна Гайнуллина узган елны бала тудыру йортында 105 нарасый якты дөнь­я­­га тууы хакында әйтте. 2019 ел башыннан 12 сабый туган. Кунаклар булачак әниләр белән  аралаштылар, алар бала тудыру йортында уңайлы, җылы булуын билгеләп үттеләр. 

    Маршрут Балыкчылык тари­хы музеенда дәвам итте. Кунак­лар музей-күргәзмә комплексы бе­лән таныштылар, аның буенча экскурсияне Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова уздырды. 

    Районда балык­чылыкны үс­терү тарихы, эш кораллары һәм балык тоту алымнары, барлык экспонатлар кунак­ларда зур кызыксыну уятты. Музейның мәдәни-белем үзә­ге, рай­онда туристларны җәлеп итү­ урыннарының берсе булуы билгеләп үтелде. 

    Тәтеш районы мәдәният йортында Тәтеш муниципаль район Советының XXXVIII утырышы булды.
    Аның эшендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, респуб­лика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район активы катнашты.

    Йомгаклау утырышы башланыр алдыннан Юрий Зимелевич Рәмис Хатыйп улы озатып йөрүендә районның җирле товар җитештерүче­ләре, белем бирү учрежде­ниеләре тарафыннан оеш­ты­­рылган күр­­гәзмәне  карады, һәм аларның эшчәнлек­ләре белән танышты. Район баш­лыгы Рәмис Сафиуллов районның 2018 ел­­гы­ социаль-икътисади нә­­­­­ти­­­­җәләр һәм 2019 елга бил­геләнгән бурычлар турын­дагы доклад белән чыгыш ясады. “Респуб­ликадагы муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында безнең район соңгы вакытта 10нан артык баскычка күтәрелеп, 31нче урынны били”, – дип билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы. Районның икътисад үсешенең төп ноктасын ул авыл хуҗалыгы производствосы булуын ассызыклады, анда продукцияләрнең уз­ган елга 101 процентка артуы күзәтелгән, ашлыкны тулаем җыю 134 мең тонна тәшкил иткән, чөгендер буенча район республикада алдынгылар бишлегендә. Рәмис Хатыйп улы 2019 елга товар сөте күләмен арттыруны, мөгезле эре терлекләр үстерүне авыл хуҗалыгында  беренче чират­тагы бурыч итеп куйды. Ул шулай ук авыл кешеләренең нә­тиҗәле күрсәткечләренә дәү­ләт программалары яр­дә­мендә дә ирешеп булуын билгеләп үтте. Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм гаилә фермаларын үстерү буенча планлы эшләр үткәрелә, хәзерге вакытта 29 гаилә фермасы һәм 5450 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Рәмис Сафиуллов авыл җирлекләре башлык­ларына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә авыл кешеләренең эшлекле активлыгын үстерү, кооперативлар булдыру буенча эшләрне көчәйтергә катгый рәвештә киңәш итте. Район башлыгы урта һәм кече бизнес предприятиеләре эш­чәнлегенә тукталып, аларның продукция өлеше тулаем территориаль продуктның гомуми күләменнән 23 процент тәшкил итүен, әлеге өлкәдә 1300 кеше эшләвен әйтте. 

    Район башлыгы мәгарифтәге уңышлар һәм белем бирү, медицина учреждениеләре, социаль мәдәни объектларның матди-техник базасы яхшыруы турында җиткерде, гражданнарның үзара салым программасы, районда 30 дәүләт программасы тормышка ашуның уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Районда уңайлы яшәү мохите булдырыла – 10020 квадрат метр торак сафка бас­тырылган, “Авыл территорияләрен ныклы үстерү” прог­раммасы буенча тугыз гаилә субсидия­ләр алган, алты күп фатирлы йорт капиталь ремонтланган. “Авангард” ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Абрамов үз хуҗалыгындагы ике белгеч өчен ике йор төзегән.
    Рәмис Хатыйп улы респуб­лика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Хөкү­мәтенә тәтешлеләрнең бар­лык башлангычларында яр­­­дәм иткәннәре һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде.

    Утырыш барышында Бакыр­чы авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов, “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ директоры урынбасары Ранис Мәүлиханов, Тәтеш ягы музее хезмәткәре Надежда Ильина чыгыш ясады.

    “Мин сездә биш ел элек булган идем. Сезнең шәһәрдә кызыксындыручанлык, җәлеп итүчәнлек, кунакчыллык кебек сыйфатлар тагын да арткан, – диде Юрий Камалтынов залда утыручыларның көчле  алкыш­лары астында. – Республика рейтингы буенча сез начар бармыйсыз һәм ирешелгән нәтиҗәләрегез, авыл хуҗалыгын күтәргәнегез өчен рәхмәт сүзләренә лаексыз. Бу район башлыгының үз командасы белән кайда ничек башкарыр­га һәм эшне ничек төзергә кирәклеген төгәл аңлыйлар дигән сүз”. Юрий Зимелевич билгеләп үткәнчә, эшләнгән хезмәтләрне игътибар белән анализларга, яңа бурычлар билгеләргә һәм аларны чишү юлларын табарга, сөт терлекчелегендә кече төр хуҗалык итүне булдыру буенча авыл кешеләрендә инициативаны үстерергә, сәнәгать производствосында инвестицияләрне нәтиҗәле җәлеп итәргә кирәк. “Үсеш өчен сезнең резервлар бар”, – дип йомгаклады сүзен Юрий Камалтынов.
    Район тормышында актив катнашучылар бүләкләнде.
    Материалны гәҗит хәбәрчеләре әзерләде 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: