Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ныклыкка сынауны уздылар

    Якшәмбе көнне район аграрийлары зләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк, аңа алар яхшы күрсәткечләр белән килделәр.

    Бу хакта без районның авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе начальнигы Ринат Хәкимов белән сөйләштек.
    – Ринат Ибраһимович, быел игенчеләребез ничек эшләде?
    – Узып баручы ел көтелмәгәнчә килде. Корылык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен ныклыкка сынады, әмма алар барыбер лаеклы нәтиҗәләргә иреште.
    Быел бөртекле һәм кузаклы культураларның гомуми мәйданы 45241 гектар тәшкил итте. Хуҗалык белгечләре авыл ху­җа­лыгы культураларының югары сыйфатлы сортларына һәм чәчеләчәк орлыкларның сыйфатына аерым игътибар бирә. Югары репродукцияле элиталы орлыклар чәчелә торган мәйданның чагыштырма авырлыгы 85 проценттан артык тәшкил итә. Районда 133,7 мең тонна бөртек­ле ашлык суктырылган, уртача уңыш – гектарыннан 30,1 центнер (республика буенча бер гектарга – 26 центнер). Бөртеклеләрнең иң зур уңышы “Содружество”, “Колос”, “Бакырчы” хуҗалыкларында җыелган. Элеваторларга 45 мең тонна ашлык җибәрелгән, шул исәптән 31,5 мең тонна III һәм IV класслы азык бодае. 2019 елгы чәчүгә орлык тулысынча салынган.
    – Техниканы яңарту ничек алып барыла?
    – Үз финанс чараларын да, кредитларның төрле формаларын да кулланып, техниканы яңарту буенча максатчан эш алып барыла. Бу аны 100 миллион сумнан артыграк суммага сатып алырга мөмкинлек бирде, ә үткән 3 елда – 800 миллион сумга якын.
    – Җир үзен кайгыртуларын тойганда гына, яхшы нәтиҗә бирә.
    – Җирләрнең уңдырышлылыгын арттыру өчен район хуҗалыклары кырларына 40 мең тоннага якын органик ашлама кертелде, 1,5 мең гектарга якын күпьеллык иске үләннәр, 200 гектар кандала үләне җирләре сөрелде,  1700 гектар мәйданда әче туфракны известьлау үткәрелде. 1 гектар чәчүлеккә тәэсир итүче матдәдә 92 килограмм минераль ашлама кертелде.
    – Шикәр чөгендерен җыю ничек бара?
    – Бүгенге көндә 3300 гектар мәйданнан 115 мең 500 тонна икмәк җыелган, уртача уңыш гектарыннан 350 центнер булды. “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ, “Нива” ҖЧҖ, “С. М. Казаков”  КФХларында чөгендер алуны төгәлләделәр.
    – Көзге эшләр комплексы ничек уза?
    – Туфракны төп эшкәртү 52 мең гектар мәйданда башкарылды. Бу чараны “Колос”, “Авангард”, “С. М. Казаков”, “Маяк”, “Новая Заря” һәм башка хуҗалыклар да тәмамлау алдында тора.
    – Район аграрийлары сөт җитештерү белән дә мәшгуль.
    – Җәмәгать секторында терлекләр саны 10736 баш тәшкил итә (узган ел белән чагыштырганда – 183 башка артык, яки 102 процентка). Сөт терлегенең продуктлылыгы бер сыердан 3926 килограмм тәшкил итә. Малларны уңышлы кышлату өчен азык тулысынча әзерләнде.
    – Киләчәккә планнар нинди?
    – Безгә техниканы яңарту хисабына районның агросәнәгать комплексы үсешенең уңай динамикасын саклап калу мөһим, энергия белән тәэмин ителешне районда һәр хуҗалыкта 1 гектар чәчүлеккә 200 ат көченә кадәр арттырырга кирәк; ана терлекләрне яңарту һәм таналар үрчетү, аларның сакланышы белән шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез.
    Әңгәмәне 
    Галина ТАҖЕТДИНОВА
     алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: