Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Олышәмәкле Николай Малышкин армиядә җиде елдан артык булган

    Фашистлар Германиясе илебезгә хыянәтчел һөҗүм башлаганда Коля әле 7нче сыйныфны гына тәмамлый.

    "1942 ел аеруча да авыр булды, - дип искә ала ветеран. - Немец Сталинградка омтылды, ул уйлаганын тормышка ашыра дигән сүзләр йөри башлады. Кешеләр, дошман изүе астында калмас өчен, бар көчләрен куеп армиянең алгы сызыктагы отрядларына ярдәм итү максатында соңгысын да фронтка бирделәр. 1944 елда аңа да Ватанны сакларга чират җитә. Ул чакта әле 17 яшь тә тулмаган була. Аны Ульян өлкәсендәге кече командирлар әзерләү полкына озаталар.

    Сез дошман белән сугышка әзер дигән сүзләрне ишеткәч, егетләр сөенеп куялар. Һәм кинәт... иртәнге аш вакытында: "Сугыш беткән - без җиңдек!" дигән хәбәр килеп ирешә. Шул ял көнендә полкта халкыбыз өчен горурлык хисе һәм бәйрәм атмосферасы тантана итә.

    Әмма Германия союзнигы булган Япония дошманнары тар-мар ителми калган. Ә инде 10 майда егетләр хәрби-медицина комиссиясе узып, яңа киемнәр алалар, ә 12сендә аларны полк штабы плацына җыялар. Өлкән яшьтәге полковник: "Өйрәнү вакытында командирларга дәгъваларыгыз бармы?"- дип сорап куя. Шунда бердәм җавап яңгырый: "Юк". "Шулай икән, улларым, сезнең чират җитте..."

    Марш музыкасы астында алар көнчыгышка таба юл алалар. "Фронтовикларның зур көчләре инде көнбатыштан шул якка озатылганнар, эшелоннар бер-бер артлы шунда киттеләр. Аларның кыр кухнялары бар иде, ә безгә коры ашамлыклар гына бирделәр", - дип искә төшерде шул чакларны ветеран.

    Хәрби хезмәткәрләрне 6нчы Гвардия армиясенең 4нче мотоукчылар Гвардия полкына билгелиләр. Алар өч ай тырышып мотоцикл йөртергә һәм хәрәкәт иткәндә төз атарга өйрәнәләр. Ә август башында инде сугышчан хәрәкәтләрдә катнашалар.

    "Дошман ягында ыгы-зыгы, курку башланды. Күпләр әсирлеккә бирелделәр, командир ко­рал­сызларны атарга кушты, ә без моңа каршы төштек. Аларны тылга озаттылар", - дип сөйли Николай Борисович. Аның өчен сугыш Порт-Артурда тәмамлана.

    Шуннан соң Россиягә озату өчен җиһазларны сүтәләр. Өлкән сержант буларак, ул Кытай солдатларын сугыш һөнәренә өйрәтә.

    1950 елда, Николай авылдашы Надеждага өйләнә, өч балалары туа. Гомере буе колхозда эшли. Аның слесарьлык осталыгы кыр­да да, ындыр табагында да, фермада да кирәк була, кыр­чылык бригадасын да җитәкли. Хәзер алар хатыны белән бергә иминлектә, җитешлектә яшәп яталар: телевизор карыйлар, күршеләре белән аралашалар. Надежда Ивановна 40 елга якын хат ташучы булып эшләгән, шуңа да хезмәт ветераны тормышын вакытлы матбугаттан башка күз алдына да китерә алмый. Алар безнең "Авангард"ны башыннан ахырынача укырга яраталар, газета аша районның бөтен яңалыкларын белеп торалар һәм аның киләчәк үсеше белән кызыксыналар, аларны якташлары һәм авыллары турындагы язмалар да сөендерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: