Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Район гәҗите – өлкәннәргә матур бүләк

    “Колос” агрофирмасы, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Рима Сафиуллова районда беренчеләрдән булып “Подписка бүләк ит-2018” хәйрия акциясен хуплап, Кызыл Тархан, Жуково, Берлек, Сөендек, Башчы авылларындагы кырык хезмәт ветеранына агымдагы елның II ярты еллыгына “Тәтеш таңнары” гәҗитен бүләк итте.

    Рима Гомәр кызына әлеге игелек­ле гамәле һәм мәрхәмәтлелеге өчен рәхмәт белдерәбез! 

    Хәйрия акциясе район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре тарафыннан алга таба да дәвам итәр ­дигән өметтә калабыз.  
    Сезнең “Тәтеш таңнары”
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: