Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Районда терлекчелек белән шөгыльләнү өчен азык базасы бар. Ә абзарларда мал-туар кими. Сәбәбе нидә?

    “Көтүлекнең генетик потенциалы начарлануда”, – дип җавап бирә безнең сорауга районның селекция-нәсел хезмәте начальнигы Марина Куркова.

    (Тәтеш, 6 апрель, «Тәтеш таңнары», Инна Сафиева). 

    “Районның кайбер ху­җа­лыкларында һәм граждан­нарның шәхси ярдәмче ху­җалыкларында мөгезле эре терлекләр көтүлегендәге үгезләр көтүдә йөргән сыерларга һәм таналарга еш кына нәсел дәвамлылыгы (чыгышы буенча бер төрле) буенча якын булып тора. Алар нәселдән күчә торган генетик тайпылышларны, лейкоз, трихомоноз, инфекцияле ринотрахеит кебек,   йогышлы чирләрне йөртүчеләр булырга мөмкин (үз чиратында, кайбер чирләр кешегә күчә), – дип дәвам итә Марина Константиновна. – Мал-туар хуҗаларының һәрвакытта сайлау мөмкинлеге бар – сыерны үгезгә алып барыргамы яки аны ясалма ­орлыкландырыргамы”. 

    Республикада хәзерге вакытта сөт көтүлеге хәрәкәтчел үсештә. Терлекләрнең нәсел сыйфаты яхшыра, аларның продуктлылыгы арта.

    Терлекчеләрнең бурычы – сөт терлекчелегенең уңай үсеш юнәлешен саклау, мал-туарны яңадан үстерүнең заманча алымнарын куллану.

    Авыл хуҗалыгы малларын ясалма орлыкландыру терлекчелек тәҗрибәсенә нык үтеп керде, бу җитештерүчеләргә әһәмиятле яралгыларны нә­тиҗәле файдаланырга, алар­ның зур күләмдәге генотип­ларын нәсел калдыручыларга күчерергә мөмкинлек бирә, моны табигый орлыкландырган вакытта тормышка ашырып булмый. Терлекләрнең нәселен һәм продуктлы сыйфатын яхшырту темпларын тизләтүгә шулай итеп ирешелә. Моннан тыш, ясалма орлыкландыру инфекцияле һәм инвазион чирләрне профилактикалау буенча ышанычлы ысул булып тора. 

    “Безнең районда ясалма орлык­ландыру буенча өч ветеринария участогы пункты эшли, һәрбер пунктка ветеринария участогы табибы беркетелгән, – дип хәбәр итә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече. – Табигый ысул белән чагыштырганда терлекләрне ясалма орлыкландыруның тагын бер өстенлеге – ветеринария табибы процедура алдыннан сыерларның  органнары торышын һичшиксез тикшерә, бу мал-туарда нинди дә булса чир барлыгы ачыкланган очракта аңа вакытында ветеринария ярдәме күрсәтергә, шулай ук нәселдәнсезлекнең дәвалап булмый торган төре барлыгын һәм малны вакытында читләштерүне ачыкларга мөмкинлек бирә”.

    Районның селекция-нәсел хезмәте начальнигы Марина Куркова сыерны ясалма орлыкландыру пунктына алып бару мөһим түгел – орлыкландыру барышын, туңдырып эретелгән орлыкларны пункт­тан сыерга кадәр 10 минут эчендә алып барып җиткергән вакытта, мал асралган урында үткәрергә мөмкин булуын билгеләп үтә. 

    Авылда яшәүчеләрнең бай­тагының кереме күпчелек шәхси ярдәмче хуҗалыкта асралган терлекләрне яхшы итеп караудан тора, ә нәтиҗәлелек – көтүлекнең генетик потенциалыннан. Шуңа күрә Марина Куркова райондагы терлекчеләрне авыл хуҗалыгы малларын ясалма орлыкландыру алымының өстенлекләреннән файдаланырга өнди.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: