Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Республикада бер көндә 1,2 млн агач утырттылар

    Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды.

    (Тәтеш, 28 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе узды. 300 гектардан артык мәйданда бер көндә 1,2 млн үсенте утырттылар. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Буа, Зәй һәм Түбән Кама районнарында агачларны күпләп утырттылар. Төбәкнең башка муниципалитетларында да агач утырту эшләре оештырылган. Утырту материаллары арасында нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш үсентеләре дә бар иде.

    Тәтеш районын Алабирде авылында Бөтенроссия агач утырту акциясенә кушылганнар.

    "Агач үсентеләре утыртуда җирлек башлыгы Ринат Хәкимов, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм коллективы, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Ильяс Әскәров белән Линур Сираҗев катнашты", - дип хәбәр итте агач үсентесе утыртуда катнашкан авылның мәдәният йорты директоры Алсу Шаһиәхмәтова.

    фото Алсу Шаһиәхмәтова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: