Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Рәмис Сафиуллов: “Ярыш рухы кирәк”

    Районда агымдагы елның тугыз аена терлекчелек эшенә нәтиҗә ясау өчен семинар-киңәшмә булып узды.

    Аның гамәли өлеше "Нива" һәм "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында үтте. Җитәкчеләр, җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре яңартып төзелгән терлекчелек биналарын, траншеяле силос чокырларын, ашлык үлчәү урынын, "Нива"да яңа административ бинаны карадылар.
    "Кышкы саклауга техниканың куелышына һәм тагылма җиһазларга игътибар итегез", - дип басым ясады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Николай Кудряшов.
    Чараның теоретик өлешендә, ул Жуково мәдәният йортында үтте, тәүлеклек уртача савымны арттыру мәсьәләләре каралды, хәзергесе вакытта ул район буенча бер сыерга 11,8 килограмм тәшкил итә. "Сөт базарын бүген яуларга кирәк, иртәгә соң булачак", - дигән бурыч куйды Рәмис Хатыйп улы.
    "Р. Г. Сафиуллова" КФХ (16,8), "Яңа юл" ҖЧҖ (13), "Колос" агрофирмасы" ҖЧҖ (12,2), "Нива" ҖЧҖ (11) сөт саву буенча алдынгылыкта баралар.
    "Волга" ҖЧҖ һәм "АгроСоюз" ҖЧҖга да тырышырга була.
    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, үстерүгә булышлык итә торган аксымга бай булган азыкларны куллану кирәклегенә игътибар итте. "Нур", "Колос"та бер дигән бөртек фуражы, - диде ул, чиста бодай, кукуруз, борчакны күрсәтеп. - Карагыз, һәрбер фермада да шундый азык булсын иде. Кукуруз барлык азык катнашмасының 70 процентын тәшкил итәргә тиеш".
    Елның тугыз аенда район терлекчеләре тарафыннан 10979 килограмм сөт сатылган.
    Акчалата табыш 194 миллион сум тәшкил итә, ул үткән елның әлеге чоры белән чагыштырганда 26 миллион сумга күбрәк.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ирек Еремеев мәгълүматлары буенча, быел терлекләрнең тәүлек­лек уртача авырлыгы, узган елның хәзерге чоры белән чагыштырганда, 45 граммга арткан. Шулай да әлеге күрсәткечне үстерү өчен нык тырышырга кирәк.
    Хуҗалыкларда азык әзерлеге, терлекләрнең ел ярымга җитәрлек азык бе­лән тәэмин ителүе уңай яктан билгеләп үтелде.
    Авыл хуҗалыгы предприя­тиеләренең игътибары аеруча да кө­түлекләрне яңарту проблемасына, сыерларны орлыкландыру­га юнәлтелде. "Бу безнең авырт­кан җир, болай эшләргә ярамый, - дип белдерде Рәмис Сафиуллов. - Бүгенге көнгә 118 бозау ким алу, димәк сөт тә, акча кереме дә юк дигәнне аңлата".
    Район башлыгы хуҗалык җитәкчеләрен терлекче­ләргә түләү буенча соңгы күрсәткечләр, җитештерелгән продукция өчен бәяләр һәм матди бүләкләү чаралары белән танышыр­га таләп итте, сүз шулай ук ферма эшчәннәре өчен лаеклы шартлар тудыру турында да барды.
    "Бер айлык эш нәтиҗә­лә­рен карау гадәтен яңартыр­га кирәк, кешеләр үзләренең ничек эшләүләре, нәрсә өчен һәм күпме акча алачакларын белергә тиеш­ләр. Мондый үтә күренмәлелек коллективта ярыш рухына йогынты ясаячак, бу продукцияне арттыруга алып барачак", - диде ул.
    Район башлыгы аграрийларга алда торган чәчү өчен хәзердән үк кредит­лар рәсмиләштерергә ки­рәклеген әйтеп, болай диде: "Вакыт барган саен ашламага бәяләр артачак, аларны хәзер сатып алу икътисади яктан отышлы".
    "БУА-Энергия" җитәкчесе Таһир Арсланов "Яңартып төзү-2016" дәүләт программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Барлык терлекчелек объекталарында да ремонт эшләре тәмамланмавын билгеләп үтте.
    Салым җыю мәсьәләсенә тукталып, Рәмис Сафиуллов 15 ноябрьгә кадәр аларны түләргә өндәде, чөнки безнең җитешлегебез салымның ничек җыелуына турыдан-туры бәйле.
    Киңәшмәдә терлекләрне уңышлы кышлату һәм сыйфатлы продукция алу буенча да бурычлар яңгырады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: