Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Рух күтәренкелеге, яхшы кәеф

    Кояшлы шимбә көнендә тәтешлеләр чаңгыга бастылар.

    (Тәтеш, 13 февраль, «Тәтеш таннары», Елена ВИКТОРОВА, Елена КАЛАШНИКОВА фотолары). “Тәтеш чаңгы юлы – 2019” күмәк спорт узышында шәһәр һәм район оешмалары, уку йортлары вәкилләре катнашты.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев узышта катнашучыларны сәламләде. “Тәтеш чаңгы юлы – 2019” спорт бәйрәме белән котлыйм. Рух күтәренкелеге һәм яхшы кәеф бүген сезнең юлдашыгыз булсын”, – диде ул. 

    Бер чакрым озынлыктагы чаңгы юлы шәһәрнең Көньяк микрорайонындагы урман аша үтә, шулай булгач чаңгычыларның кышкы табигать гүзәллеге белән хозурланырга да мөмкинлекләре булды. Өстәвенә беренче узыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне сайламадылар, ә иң олы яшьтәге катнашучылар – Михаил Трофимов, Татьяна Петрова, иң кечкенә­ләр – Михаил Журин һәм Виктория Тайманова билгеләп үтелделәр. Иң актив оешмалар – финанс-бюджет палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Тәтеш җирлекара китапханә коллективлары да бүләксез калмадылар. 

    “Узышта һәр елны катнашам. Хәтта чаңгылар да сатып алдым: моңа кадәр аларны олы улымнан алып тора идем. Суык булуга карамастан, эссе иде. Беренче килүне максат итеп куймадым, күңел күтәренкелеге, хәрәкәт, саф һава сулау мөһимрәк бул­ды”, – дип уртаклашты спорт ярышында катнашучы Юлия Петрова.
    Бүләкләү тантанасыннан соң, теләге булган һәркемнең вакытка карап ярышу осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге дә булды. Ә финишка килгәч, спортчыларны һәм чаңгы спортын яратучыларны тәмле камыр ризык­лары белән кайнар чәй көтте.
        
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: