Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Саклыйбыз һәм яңартабыз

    Халыклар дуслыгы йорты Тәтеш районында яшәүче халыкларның милли мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм яңарту буенча эшчәнлеккә юнәлеш бирә.

    Без аның директоры, Татарстан Рес­пуб­ликасы халыклары Ассамблея­се әгъзасы, РФ һәм ТРның атказанган табибы Александр Дубровский белән гамьле әңгәмә кордык.
    - Александр Владимирович, "Тәтеш муниципаль районында 2015 - 2020 елларда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" муниципаль программасы районыбызда ничек эшли?
    - Районыбыздагы халыкның уникаль этник составыннан чыгып күзаллаганда ул кызыклы, бу мәдәниятне, халыкларның гореф-гадәтләрен үстерүгә үз эзен сала. Район халкы: руслар - 30 процент, татарлар - 33, чуашлар - 22, мордвалар - 10, башка милләтләр - 1 процент. Башка милләттәге 300 кеше арасында - марийлар, украинлылар, әзербайҗанлылар, үзбәкләр, әрмәннәр. Программаны тормышка ашыруда нәтиҗәлелек социаль тотрыклылык­тан, этникара һәм конфессияара килешүләрне саклаудан, Тәтеш районында яшәүче халыкларның социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән гыйбарәт.
    - Тәтеш муниципаль районында Халыклар дуслыгы йорты Татарстан халыклары Ассамблеясе Вәкиллеге булып тора. Аның составына нинди милли-мәдәни берләшмәләр керә?
    - Татарстан халыклары Ассамблеясе Вәкиллегенә дүрт милли-мәдәни берләшмә керә: "Тәтеш рус мәдәни берләшмәсе" җирле иҗтимагый оешмасы - җитәкчесе Олег Евсеев; "Чуаш милли-мәдәни үзәге"нә ТМР район Советы депутаты, ел хәйриячесе, уңышлы эшкуар, район эшкуарлар советы рәисе Володар Тимофеев җитәкчелек итә; "Татарстан Республикасы Тәтеш бүлеге мордва милли-мәдәни автономиясе" Сергей Сумбаев инициативасы буенча төзелде; "Бөтендөнья татар конгрессы" җирле бүлеге эшенә һәм "Татар милли-­мәдәни үзәгенә" Асия Ибраһимова җитәкчелек итә. Бүлекләрдәге барлык җитәкчеләр ТМР иҗтимагый Совет Президиумы әгъзалары булып торалар, аңа Альберт Губашев җитәкчелек итә.
    - Халыклар дуслыгы йортының эш­чәнлек юнәлешләре нинди?
    - Аның эшчәнлеге иҗтимагый милли-­мәдәни оешмаларның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрен җайлаштыруга, Татарстан Республикасы, Россиянең (Чуашия, Мордовия, Марий-Эль, Ульян өлкәсе, Сызрань, Мәскәү) күрше төбәкләрендәге халык­лар белән дуслык элемтәләрен ныгыту һәм үстерүгә; ветераннар һәм яшьләр оешмалары арасында буыннар элемтәсен булдыру һәм үстерүгә; милли килешү тәртибен, үзара аңлашу һәм халыклар арасындагы хезмәттәшлекне пропагандалауга юнәлтелгән.
    - Районыбыз администрациясе Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегенә ничек ярдәм итә?
    - Ленин урамындагы безнең Халык­лар дуслыгы йорты урнашкан тарихи бинага капиталь ремонт ясауга район башлыгы Рәмис Сафиуллов инициативасы буенча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 5 миллион сум акча бүлеп бирелде һәм үзләштерелде. Район башлыгы тарафыннан җиһаз сатып алырга 200 мең сум бүлеп бирелде. Җирле бюджет акчасы хисабына коммуналь хезмәтләргә түләү тормышка ашырыла. Безнең бердәм хезмәт төре шактый киң кырлы, аңа ТМР Советыннан район башлыгы урынбасары Евгений Курков булышлык күрсәтә, бу үзара ярдәмләшү үрнәген дәлилли. Боларның барысы да, хәзер инде матур гадәткә кертелгән, бердәмләшеп ел саен үткәрелә торган чараларда чагыла.
    - 2018 елда нинди чаралар планлаштырыла?
    - Планнар күп, алар арасында - фольклор бәйрәмнәре, иҗади очрашулар, семинарлар һәм форумнар, районыбызда яшәүче халыкларның этномәдәни көнкүрешен саклауга һәм социаль-мәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән күргәзмәләр.
    - Рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: