Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Сораулар булса – мөрәҗәгать итегез!

    Почта һәм район гәҗите редакциясе коллективларының максаты уртак – кешеләрне мәгълүмат белән үз вакытында тәэмин итү.

    (Тәтеш, 11 июль, «Тәтеш таңнары»). Без бергәләп эшлибез, әмма һәрбер оешманың үз җаваплылыгы бар. Корреспонденцияләрне илтеп җиткерү – бу почта бүлекчәләренең эше. 

    Июль башларында берничә шәһәрле нәкъ тә менә безгә үзләренең поч­та әрҗәләрендә гәҗитләр булмавы хакындагы моң-зарларын белдереп мөрәҗәгать итте. Почта элемтәсе  хезмәткәрләре белән әлеге проблеманы тиз хәл итәргә мөмкин булды. 

    Әгәр корреспонденцияләр китерү буенча сораулар килеп туса, 2-53-84 номерына шалтыратыгыз яки tetuch_awangard@rambler.ru  адресына языгыз, һәрбер тәнкыйть­-тәкъдимнәр буенча аерым эшләячәкбез. 
    Сезнең барлык сорауларыгыз игътибарга алыначак. Элемтәгә керү өчен үзегезнең мәгълүматларны калдырырга онытмагыз. 

    Һәм тагын шунысы да бар: икенче ярты еллыкка подписка кампаниясе тәмамланды, ләкин район гәҗитен рәсмиләштерергә өлгермәүчеләр якын­дагы почта бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар һәм киләсе ай башыннан янә “Тәтеш таңнары” белән бергә район вакыйгаларын белә алачаклар. 

    Шулай ук редакциядә альтернатив подписка рәсмиләштерергә мөмкин.
     “Тәтеш таңнары” – сезнең гәҗит

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: