Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Спорт – бәхетле киләчәк

    “Тизрәк, югарырак, көчлерәк” – Тәтештәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары һәм шәкертләренең шигаре шундый.

    (Тәтеш, 20 сентябрь, «Тәтеш таңнары»Елена ВИКТОРОВА,  автор фотосы). Спорт белән мавыккан малайлар һәм кызларның көннәре бер-берсенә охшамаган. Тәҗрибәле остазлары җитәкчелегендәге еш була торган күнегүләр, төрле дәрәҗәдәге ярышлар һәм чараларда катнашу – бу мәктәпнең 650 тәрбияләнүчесенең ничек яшәвен күрсәтә. Балаларның чаңгыда узышу, мини-футбол, бадминтон, волейбол, ирекле көрәш, җиңел атлетика, хоккей һәм йөзү белән шөгыльләнү мөмкинлекләре бар.

    Августтан балалар-яшүс­мерләр спорт мәк­тәбендә тормыш тынып ка­ла – каникуллар башлана, әмма сентябрьдән спорт мәйданчыклары, заллар һәм “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейны балаларның шат авазына күмелә. Хәзер нәкъ тә менә шундый вакыт.

    Әле кар булмауга да карамастан, яшь хоккейчылар актив күнегүләр алып бара. Күп функцияле мәйданчыкларда барысы да өлкәннәрчә: капка, кәшәкәләр, алка, һәм, билгеле инде, хис-тойгылар – кертелгән алка сөендерә, читкә тайпылганы көендерә. Остазлары Роман Шәмсетдиновның сыбызгы тавышы – нәрсәнедер төгәл башкармауны, ялгышлык җибәрелгәнлеген хәбәр итә, аны төзәтү – бу, димәк, киләчәктә яхшы нәтиҗәләргә ирешү ­дигән сүз.

    “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексына кечкенә җиңел атлетчылар ашыга. Аларның тренеры Анас­тасия Рипанова инде эш урынында. Хәрәкәтчәнлек һәм активлыкка ия булу балаларга һәрвакытта да җиңел бирелми, әмма укытучының абруе нык: сафка тезеләләр һәм күнегүләр ясарга керешәләр. “Ә хәзер бака кебек сикерәбез”, – дигән команда яңгырый остаздан. Барыннан да канәгать һәм бәхетле малайлар,  кызлар бер-берләрен узарга тырышып сикерешәләр. “Җиңел атлетика секциясенә улым, сыйныфташларына карап, өч ел элек йөри башлады. Аннан китәргә җыенмый. Күнегүләр тәртипкә сала һәм, әлбәттә, спорт үсәр өчен дә кирәк”, – дип уртаклашты Елена Погорелова.

    Әниләр, комплекс залындагы уңайлы диваннарга утырып, күнегүләр тәмамланганны көтәләр. Ә бассейнда – киләчәктә су киңлекләрен яуларга теләүчеләр үзләренә өйрәткәннәрне бер-берләренә күрсәтәләр. Алар укытучылары Эльмира Мөхәммәтҗанованың биремнәрен җиңеллек белән үтәп, хәзер үк инде үзләрен шактый ышанычлы итеп хис итәләр. 
    Бу көнне безгә башка секция­ләрне күрү насыйп булмады: башка мәктәп­ләрдәге кебек, спортныкының да үз эш тәртибе бар. Ә инде анда тәрбияләнүчеләрнең төрле дәрәҗәдәге ярышларда һәм чараларда даими катнашуын исәпкә алганда, тренерлар һәм балаларны очрату һәрвакытта да мөмкин түгел.

    Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендәге тренерлар составын аерым билгеләп үтәргә кирәк: унсигез тәҗрибәле остаз – алар арасында ТР физик культура отличниклары Рәшит Габдрахманов һәм Сергей Мамкин да бар – шәхси вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча, яшь тәтеш­леләрне җиңүләргә алып баралар. 
    “Безнең мәктәптә тренер­лар составы искиткеч яхшы, алар үз эшләре белән мәшгуль, күп беләләр, һәр нәрсәгә оста һәм бик теләп эшлиләр. Без үзебезнең мәктәпне һәм районны танытучы шәкертләр белән горурланабыз. Йөзү буенча яшь секциягә зур өметләр баглыйбыз, тәрбияләнүчеләр хәзер үк инде яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Быел чаңгы спорты буенча тренерларның да хыялы тормышка аша башлады – районда Сабан туе үтә торган урында заманча чаңгы базасы төзелә”, – дип уртак­лашты балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Валерий Рыжов.

    Тәрбияләнүчеләрнең казанышлар исемлеге, чынлап та, сокландырырлык: ТР Чемпионаты һәм Беренчелегендә, җиңел атлетчыларның  “Яшь шиповка” дүрт спорт төрендә, “Татарстанның бадминтон өметләре” һәм башка ярышларда призлы урыннар алуы. 

    Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ишекләре балалар өчен һәрвакытта ачык, биредә аларның һәркайсы күңеленә хуш килгән шөгыльне таба ала – сентябрь ае дәвамында секцияләргә балаларны җыю бара. Аларның һәркайсы да оста җиңел атлетчы яки волейболчы, чаңгычы яисә футболчы була алмаса да, әмма хакыйкать чынбарлык  булып кала: спорт белән яшь чактан ук шөгыльләнү – баланың бәхетле киләчәгенә зур өлеш кертү.
      
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: