Тәтештә беренче тапкыр!

Традициягә керәчәк матур, күркәм бәйрәмне - Балыкчылар көнен - шимбәдә 7 июль көнне тәтешлеләр һәм район кунаклары күрә алачаклар. Ул балыкчылар өчен генә түгел, ә балык тоту белән таныш булганнарга һәм башкалар сөйләве буенча гына ишетеп белүчеләргә яки балыкны табада гына күрүчеләр өчен дә кызыклы булачак.
Чараны башлап җибәрүче район башлыгы Валерий Чершинцев әлеге көннең планнарын редакция белән бүлеште.
- Шәһәр паркы аның мәйданы булачак. Бәйрәм үзенчәлекле булыр дип көтелә: ул иртәнге сәгать җиденче яртыда шәһәр буасы янында башланып китәчәк, анда "Балык тоту" ярышы узачак. Аның җиңүчесе төп призны - резин көймә алачак. Күмәк күңел ачу бәйрәме сәгать 11дә тантаналы төстә башланып китә. Сәхнәләштерелгән күренештә Нептун патшасы үзенең әкияти сакчылары белән кунакларны каршы алачак. Ветераннарны һәм балыкчылык тармагы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы да булачак. Балыкчылык хуҗалыгы, балыкчылар көнкүреше тарихы турында кунаклар зәвык белән ясалган "Балыкчылар авылы"ннан беләчәкләр, шулай ук "Балык мәҗлесе" күргәзмәсендә булачаклар. Балыкны сатып алып кына түгел, ә кабып карап та булачак: зур казанда тәтешлеләр рецепты буенча уха пешереләчәк. Күмәк күңел ачулар көтелә: кызыклы конкурслар, аттракционнар, балык белән сәүдә итү. Шулай ук балалар өчен чаралар да оештырылачак. Бәйрәмдә булучыларны күңелле сюрпризлар һәм бүләкләр көтәчәк. Җыр яратучылар 18 сәгатьтә яшьләр концерты карый алачак. Районның иң яхшы артистлары һәм башкаланың эстрада йолдызлары катнашындагы зур концерт 20 сәгатьтә башланачак.
Барыгызны да бәйрәм чарасында катнашырга һәм Иделдә тотылган балыклардан авыз итәргә чакырабыз. Иң тәмле балык биредә дип саныйм! Ә оештыручылар аны тагын да күңеллерәк һәм кызыклырак итәргә тырышачаклар.
Тәтеш районының балыкчылык һөнәренең элеккеге данын кайтару өчен барлык мөмкинлекләре дә бар, шуның өчен без әлеге тармакны торгызу белән шөгыльләнәбез. Балык тотуда һәм аны сатуда шәһәрнең киләчәге бар. Тәтешнең Балыкчылар көне алдагы елларда да күпчелек россиялеләр өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булыр дип ышанабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 12:10Пролей-Каша авылыннан механизатор Сергей Сизов туган җирендә 35 ел хезмәт куя “Нива” хуҗалыгы җитәкчелеге предприятиенең матди-техник базасын җиһазландыруга зур игътибар бүлеп бирә, хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан юнәлештәге эш алып барыла, иң мөһиме, җитәкче Марат Фазлыев әйтүенчә, коллектив эшкә сәләтле.2100
-
25 май 2022 - 10:50АО «Транснефть - Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть - Прикамье».2600
-
25 май 2022 - 10:08Тәтешләр ТРның Спорт министрлыгы Рәхмәте белән бүләкләнделәр Хезмәтләрен хөрмәтләп.2600
-
25 май 2022 - 08:06Тәтеш Россия Чемпионатын кабул итте Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда Татарстанны стендка ату буенча республика җыелмасының 35 спортчысыннан 15 тәтешле тәкъдим итте.2800
-
25 май 2022 - 06:03Районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады Быел Тәтеш районында 9нчы сыйныфны – 181, 11нче сыйныфны 103 чыгарылыш тәмамлады.3200
-
24 май 2022 - 18:06Тәтеш шәһәренең 2нче мәктәбендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Мәктәп ишегалдын һәм аңа керү юлын һава шарлары белән бизәгәннәр.7800
-
24 май 2022 - 17:08Тәтеш кадет интернат-мәктәбендә Соңгы кыңгырау чыңлады Укучылар марш басып уздылар һәм һавага тәңкәләр ыргыттылар.6900
-
24 май 2022 - 15:24Президент телевизор бүләк иткән Тәтештә яшәүче Сәйфетдиновлар гаиләсе район елъязмасында үз урынын алып тора.8300
-
24 май 2022 - 14:46Кошки-Новотимбаево урта мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады Укучыларны уку елы тәмамлану белән Кошки-Новотимбаево авылы җирлеге башлыгы Николай Сапожников, уку йорты директоры Лариса Паргереева һәм башка кунаклар котлады.10400
-
24 май 2022 - 09:16АО «Транснефть – Прикамье» выбрало победителей конкурса профмастерства Всего в конкурсе приняли участие 119 представителей рабочих профессий.7300
-
24 май 2022 - 08:3824 май көнне Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы!10700
-
23 май 2022 - 16:49Яр Чаллыда югалган 13 яшьлек баланы өч тәүлек эзләгәннән соң тапканнар Малай шимбә көнне, ягъни 21 майда, кичке якта югалган.12701
-
23 май 2022 - 12:51Казанда бала тәрәзәдән егылган Бала москит челтәренә таянган һәм аның белән бергә урамга егылып төшкән.12900
-
23 май 2022 - 16:151100 ел тулу уңаеннан "Изге Болгар җыены" булды
-
25 май 2022 - 03:02"Трап"күнегүендә стендка ату буенча Россия команда чемпионаты нәтиҗәләреТәтештә стендка ату буенча Россиянең команда чемпионаты уза.7400
-
12 май 2022 - 11:50Тәтеш интернат-йортында тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”).37701
-
12 май 2022 - 09:48Тәтештә "Ут хәтере сүнми" дигән әдәби-музыкаль кичә узды Һәрбер халыкның онытылмый торган вакыйгалары һәм даталары бар. Бөтен Россия халкы өчен бу даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы.27100
-
19 май 2022 - 09:59Келәш авылы китапханәсендә "Идел буе Болгары тарихы" дип исемләнгән тарих сәгате үзды 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула.24600
-
19 май 2022 - 06:48Тоншерма урта мәктәбендә "Бөек Җиңүнең яшь батырлары" конкурсына театраль күренеш куелган Рольләрне 5-7нче сыйныф укучылары башкарган.22700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика